Батыр якташыбыз язмышы
2025 елда илебез халкы Бөек Ватан сугышында фашистик Германияне җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк
Әлеге тарихи датага әзерлек максатында район ветераннар советы да төрле чаралар уздыра. Шундыйларның берсе – Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүче эзтабарлар белән элемтә булдыру. Шушы көннәрдә генә эзтабарлардан батыр якташыбыз, Краснояр авылы егете Шәмсулла Галиев турында хәбәр килде. Бу язма аның турында. Ш.Галиевның туганнары, якыннары булса, алардан район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов белән хәбәргә керүләрен сорыйбыз.
2020 елдан башлап, Мәскәү авиация институтында “Солдат обелисклары” исемле документаль-эзләнү проекты эшли. Аның төп максаты – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булып, җәсәдләре билгесез солдат буларак җирләнгән яисә хәрби бәрелешләрдә хәбәрсез югалган солдатларның һәм офицерларның язмышын ачыклау.
Ике ел дәвамында проектта катнашучылар 20нче Маутхаузен концлагеренда 1944-1945 елларда һәлак булган тоткын совет солдатларының исемнәрен ачыклау белән шөгыльләнә. Документаль-эзләнү эше вакытында мөгаллимнәр һәм студентлар 1920 елда Татарстан Республикасы Краснояр авылында туган лейтенант Галиев Шәмсулла Гали улы турында мәгълүматка тап булды. Кайбер документларда хата китеп, аның туган җире итеп Красноярск шәһәре күрсәтелгән.
Бөек Ватан сугышы вакытында лейтенант Шәмсулла Галиев 43нче артиллерия полкында хезмәт иткән. 1941нче елның 19 августында Шәмсулла Полтава өлкәсенең Пирятин шәһәре янында дошман кулына әсирлеккә эләгә. Фильтрация лагеренда тотылганнан соң, Бавариядәге Хаммельбург шәһәрендә урнашкан Офлаг XIII-D (62) лагерена озатыла. Кызганычка каршы, лейтенантның язмышы турында мәгълүмат системасында башка мәгълүмат юк. Эзләнү эше барышында проектта катнашучылар Шәмсулланың 62нче немец концлагереннан качуын, тотылып, гестапога җибәрелүен ачыклады. Лейтенант Галиевны Маутхаузен концлагереның Австриядәге 20нче үлем блогына урнаштыралар. Биредә төрле концлагерьлардан качкан буйсынмас совет очучылары, офицерлары, политработниклар, партизан отрядлары командиры тотылган. Эсэсовчылар һәркөнне биредәге тоткыннарны үтерә торган булганнар. Тоткыннар үлемнең котылгысызлыгын аңлаган, шуңа күрә 20нче блокның каршы тору комитеты күмәкләп баш күтәрүне оештырырга карар кыла. Аның оештыручылары Советлар Союзы Герое, подполковник Н. Власов, авиация дивизиясе командирлары – полковник А. Исупов, полковник К. Чубченко, Советлар Союзы Герое А. Кобликов һәм башка офицерлар була. Шулардан чыгып, Шәмсулла Галиевның Маутхаузен концлагереның 20нче блогында совет офицерлары оештырган баш күтәрүдә катнашуы һәм 1945нче елның 2 февралендә батырларча һәлак булу ихтималының зур булуын хәбәр итәбез.
Совет офицерларының әлеге батырлыгы нәтиҗәсендә 500 блок әсиренең тугызы Советлар Союзы территориясенә кайтып җитә һәм 20нче блоктагы вәхшилекләр турында сөйли.
Александр Грибовский, Мәскәү авиация институтының эзләнү проекты җитәкчесе, запастагы полковник, тарих фәннәре кандидаты.
Фото – А.Грибовскийның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев