Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Үземнән өлеш кертергә телим

Татарстаннан Россия Кораллы Көчләре хезмәтенә контракт төзеп китүче ир-егетләрнең саны көннән-көн арта бара

Алар арасында мөслимлеләр дә билгеле урын алып тора.

Рафаэль Зәйнетдинов Салауз-Мухан авылында туып үскән. Ул – гомере буе туган колхозында хезмәт иткән, авылның иң актив, ярдәмчел һәм игелекле ир-егетләренең берсе. Солдат хезмәтен дә ул данлыклы Хәрби диңгез флоты гаскәрләрендә узган: Тын океанда хезмәт иткән.

– Мин авыл хуҗалыгы техникумында укый идем. Ул чорда авыл хуҗалыгы техникумы студентларын укуларын тәмамламыйча армия сафларына җибәрмиләр иде. Әмма минем солдат хезмәтенә бару теләгем бик көчле булды. Район хәрби комиссариатына кайтып, мине чик сакчысы, десантчы яисә диңгез флотына җибәрүегезне сорыйм дип мөрәҗәгать иттем. Һәм миңа үзем теләгән диңгез гаскәрләрендә хезмәт итәргә насыйп булды, – ди үзенең армия елларын сагынып сөйләүче Р.Зәйнетдинов.

Өч ел дәвамында диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, туган авылына тельняшкадан, аелы ялтырап торган ак каешын буып кайтып төшә Рафаэль Зәйнетдинов. Ә диңгезче булырга теләвен: “Нинди генә сугыш турындагы киноларны карасак та, диңгезчеләр һәрвакыт иң беренчеләрдән булып алдан баралар. Алар – кыю, көчле, бердәм егетләр. Шуңа күрә дә бала чагымнан ук диңгезче булырга хыялланып үстем”, – ди ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – Ә.Исмагыйлованың шәхси архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев