Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Ватанпәрвәрлек

Сынауларда сынатмыйк

Мөслимлеләр махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм илтүчеләрне каршы алды.

Батыр йөрәкле райондашларыбыз Рүзәл Минһаҗев, Рушат Рөстәмов, Ленар Гәләев һәм Алмаз Кашапов махсус хәрби операция зонасындагы райондашларыбызга унберенче тапкыр ярдәм илтте. Алар мөслимлеләргә күчтәнәчләр тапшырдылар, госпитальдә тернәкләнү узучылар янында булдылар. Күрше районнардан җибәрелгән адреслы күчтәнәчләр дә ияләренә барып иреште.

Батыр йөрәкле егетләрнең кайтуын көтеп алдык. Район мәдәният йорты каршында аларны район башлыгы Альберт Хуҗин, оешма-предприятие җитәкчеләре, яшь армиячеләр каршы алды. Район башлыгы егетләргә тирән рәхмәтен җиткерде. Рүзәл Минһаҗев ярдәм оештыруда катнашкан райондашларга рәхмәт әйтеп, һәрвакыт бердәм булырга чакырды.

– Егетләр янына барганда ашкынып, аларга ярдәм итәбез, дип, сөенеп барабыз. Ә аннан киткәндә күңелсез: райондашлар, якташлар шунда кала бит! Алар күңелләрен төшерми, күчтәнәчләрне шатланып, рәхмәт әйтеп алалар. Туган яктан килгән һәр нәрсә алар өчен бик кадерле! Махсус хәрби операциядәге егетләргә без изге теләкләребез, догаларыбыз, күчтәнәчләребез белән генә ярдәм итә алабыз. Егетләргә безнең ярдәм бик кирәк! – ди Рүзәл.

Хәрби зонада хәл киеренке булса да, егетләр күңелләрен төшерми, Мөслимнән булулары белән горурланалар. Ничек кенә авыр булмасын, якташлары аларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Шуңа башка район егетләре дә мөслимлеләргә соклана. “Нигә без дә Мөслимдә тумадык икән?!” – дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә”, – ди Рүзәл.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак : heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев