Олы Чакмак мәктәбендә МХОдән кыска вакытлы ялга кайткан Радик Гыйльметдинов белән очрашу оештырганнар
Чарада катнашучылар Олы Чакмак мәктәбен тәмамлаган авылдашлары Радикка үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар биргәннәр
Бүген, 7 ноябрь көнне, "Хәтер" яшь армиячеләр клубы мәктәп проекты кысаларында Олы Чакмак мәктәбендә МХОдән кыска вакытлы ялга кайткан Радик Гыйльметдинов белән очрашу оештырганнар.
Чарада катнашучылар Олы Чакмак мәктәбен тәмамлаган авылдашлары Радикка үзләрен кызыксындырган бик күп сораулар биргәннәр.
"Кайда яшиләр, ничек тукланалар, алар язган хатларны укыганда, нинди хисләр кичерәләр, ул хатлар хәрбиләргә барып җитәме - балаларны һәммә нәрсә кызыксындырды.
"Тылсым" волонтерлар отряды әгъзалары солдатларга үзләре әзерләгән чәйләрне бүләк иттеләр, геройларның алар арасында яшәве белән горурлануларын җиткерделәр", - дип хәбәр итәләр Олы Чакмак мәктәбеннән.
Фотолар - Олы Чакмак мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев