Гомер йомгакларын сүткәндә
Язмамның геройлары Метрәй авылында яшәгән сугыш һәм тыл ветераннары Тәгъзимә һәм Гаптелнәгыйм Габидуллиннар.
Әтием Гаптелнәгыйм 1915 елда Метрәй авылында Бибифатыйма һәм Габидулла Таҗетдиновлар гаиләсендә туган. Таҗетдин бабайның алты баласы булган. Габделхәй исемле төпчекләре 14 яшендә үк баш авыртудан үлгән. Таҗетдин бабай улларын бер-бер артлы өйләндереп, үз хуҗалыгы яныннан җир алып, йорт төзеп, башка чыгарган. Алар бер ныклы нәсел, бер оя булып яшәгән.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Таҗетдин бабайның өч улы да сугышка китә. Әтием Гаптелнәгыйм исә 1940нчы елның җәендә хәрби хезмәткә алынган. Армиягә киткәнче ул авылдашы Фатыйма белән гаилә кора. Сугышта атлы артиллериядә хезмәт итә. Аларның полкы Молдавиядә, аннары Украинада урнаша. Әтием Гаптелнәгыймгә сугышның беренче каты бәрелешләрен, хурлыклы чигенүләрне күрергә туры килә. Аларның полкы чолганышта кала, йөзләгән, меңләгән солдатлар, шулар арасында әти дә әсир төшәргә мәҗбүр була. Аларны Германиягә концлагерьга озаталар. Әсирлектән азат ителгәннән соң 1945нче елның ноябрь ахырына кадәр 4нче фронтның трофей бригадасында хезмәт итә. Авылга исән-имин әйләнеп кайта, ләкин ул кайтуга Фатыймасы башкага кияүгә чыккан була. Абыйлары Хикмәтулла белән Габдерәшит тә исән-имин әйләнеп кайта. Моталыйп абыйлары гына яу кырында ятып кала.
Сугыш әтинең язмышын бик нык үзгәртә. Әтинең кабаттан өйләнү тарихына тукталасым килә. Олы Чакмакта, ире сугышта үлеп, биш яшьлек улы белән калган, каенана-каенатасы белән яшәүче Тәгъзимә исемле хатын-кыз яшәгәнен ишетеп, дүрәтәй белән (әтинең абыйсы Габдерәшитне без, олылап, “дүрәтәй” дип, җиңгине “дүрәнәй” дип йөрттек) әтием авылга юл тота. Өйдә уйнап йөргән малай: “Әти! Кайттыңмы, кайттыңмы?!” – дип, хәрби киемнән килеп кергән ир- атның алдына менеп утыра. Әти эсселе-суыклы булып китә, нишләргә белми. Озак уйлап тормыйча: “Кайттым, улым, кайттым,” – дип, җавап бирә. Тәгъзимәнең каенана-каенатасыннан ризалык сорыйлар. Ләкин аш бүлмәсендәге Тәгъзимә коры гына: “Миндә ир кайгысы юк әле”, – дип, кунакларга пешергән коймагын суза. Әти аның эшчән кулларын гына күреп кала. “Иртәгә килербез, уйлашыгыз”, – дип, кайтып китәләр. Яучылар киткәч, бием- биатай киленнәрен үгетләргә тотына.
– Бик әйбәт кешегә охшаган, чибәр, ныклы ир-егет. Без гомер буе яшәмәбез, ризалаш! – дип, хәер-фатыйхаларын бирәләр. Икенче көнне әтием улы Габдулла белән әнкәйне төп йортка алып кайта. Бу 1946 нчы елның башы була. Шулай итеп Метрәй авылында Гаптелнәгыйм белән Тәгъзимә гаиләсе барлыкка килә.
Әтинең тормышы әкренләп җайга салына. Ул гомер буе колхоз эшеннән кайтып кермәде. Атлар карады, бригадир булды. Беркайчан да зарлануны белмәде. Гаиләдә бер-бер артлы сигез бала туа. “Һәр бала үз бәхете белән туа!” – ди торган иде әткәй. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән җаннарның барысын да тудыру яклы иде ул.
Әнкәйгә балаларны үстерү, тәрбияләү бик авыр булгандыр. Иртән балаларны мәктәпкә җыйнап җибәрергә, ашатырга, юарга, йортын, ихатасын карарга, колхоз эшенә өлгерергә кирәк! Әнкәй бик чиста, пөхтә кеше иде. Үсә төшкәч, бер- беребезне карарга өйрәндек, кул арасына керергә тырыштык, кечкенәдән эшләп үстек.
Әнкәй күп еллар алма бакчасында эшләде. Ул елларда бакчачыларга эшне бик күп бүлеп бирәләр иде. Әзрәк үскәч, без дә аңа булышырга бардык. Бала-чагага хезмәт көне язылмый, көн азагында берәр банка җиләк, карлыган бирәләр иде. Авылга кайтып җиткәнче аларның берсен дә капмыйбыз, янәсе, әткәйгә, абыйларга хезмәт хакыбызны күрсәтәбез. Әткәй белән әнкәй кечкенәдән олыны – олы, кечене – кече итеп яшәргә өйрәтте.
Әткәй балта эшен яхшы белә иде. Абыйсы Габдерәшит тә балта остасы булган. Агач чиләкләргә кадәр ясаган. Әткәй бик күпләргә өй салышты, капкалар ясады. Шуңадырмы, ишле булсак та, мул тормышта яшәдек. Әнкәебез исә – районда бердәнбер сөннәтче хатын-кыз! Күрше-тирә авыллардан әнигә малайларын алып киләләр иде. Кечкенә генә гәүдәле әнкәй, курыкмыйча, шуларны сөннәткә утыртты. Нәрсә генә пешерсә дә, әнкәй күрше әбигә өлеш чыгарды. “Кызым, кендек әбиеңә кертеп чык!” – дип, мине җибәрә иде. Үсә төшкәч, кендек әбиебезнең идәннәрен, керләрен юарга булыштык. Дүрәтәебез Габдерәшитнең балалары булмады. Алар безне бик үз итте. Дүрәтәйләр гомер буе умарта тотты. Бал аерткан вакытларында бөтен урам бала-чагасын сыйлыйлар иде. Без дүрәтәйләрнең вак-төяк эшләрен дә, авыр эшләрен дә башкарырга булыштык.
Олыгайгач, әткәйнең күзе күрми башлады, беренче төркем инвалидлык алды. Әнкәй егерме елга якын аны бик кадерләп карады.
Әткәйнең дә, әнкәйнең дә тырыш хезмәтләре өчен бүләкләре күп. Әнкәй I, II, III дәрәҗә “Ана даны” медальләренә лаек булды. Шунысы аяныч, сугышның иң беренче көннәренең мәхшәрен күргән, әсирлек ачысын татыган әтиебез сугыш турында сөйләргә яратмады. 2000 елда каты авырудан әнкәй вафат булды. Әткәй балалары тәрбиясендә тагын дүрт ел яшәде.
Рәмзия Бакыева. Мәлләтамак.
Фото – Р. Бакыеваның гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев