Диңгездә һәйкәлләр юк
Еллар үтсә дә, диңгез тавышы төшләренә керә. Крейсерлар, дулкыннарга килеп бәрелгән акчарлаклар тавышы колагында яңгырый аның.
Ватаныбызны саклап чиксез диңгез киңлекләрендә хәрби бурычын үтәгән райондашыбыз Рафаэль Зәйнетдинов Сал.Мухан авылында яши.
1978нче елның 10 ноябрендә Рафаэльне Совет Армиясе сафларына чакырып алалар. Тын океан флотында матрос булып хезмәт итә башлый егет. 17 декабрьдә ул хәрби ант кабул итә.
1979 елның февралендә Рафаэльне “Адмирал Сенявин” крейсерына стажировка үтәргә җибәрәләр. Райондашыбыз крейсерда дүртенче универсаль калибр башнясының уң як пушкасына хезмәт күрсәтә. Аннан соң “Александр Суворов” крейсерында дальномерчик-визирчик вазыйфасын башкара – тотрыклы наводка пункты матросы булып хезмәт итә.
– “Александр Суворов” крейсерында Вьетнамга киткән ел истә калган. Биш ай диңгез хезмәтеннән соң Камраньгә кердек. Анда биш ай дәвамында яр буен сакладык. 1980нче елның 19 ноябрендә туган илгә кайту өчен ял бирделәр. Крейсерыбыз шул ук көнне хәрби службага чыгып китте. Бу хәрби хезмәт тугыз ай дәвам итте. Күрмәгән илләр калмагандыр – Шри-Ланка, Йемен, Мозамбик. Владивостокка 1981 елның сентябрь аенда гына әйләнеп кайттык. Иң беренче булып хәрби хезмәттән 3,5 ел хезмәт иткәннәрне генә демобилизовать итәләр иде. Ләкин хәрби-диңгез флоты отличнигы буларак, бу исемлектә мин дә бар идем, – дип искә ала бүген Рафаэль абый.
Һинд океаннарын да күргән Рафаэль абый. Сингапур шәһәре авыл малаен болытларга җитә язган йортлары белән кызыктырса да, егет бу матурлыкка ымсынмый.
– Казандагы Сөембикә манарасы гына ни тора бит! Бу йортларның унысы, йөзе дә Сөембикә манарасына тиң булырлык түгел!“ – дип уйлый Рафаэль. – Диңгез өстендә тигез дулкыннар тибрәлә иде. Ким дигәндә, бер балл булгандыр. Мин окулярдан карап торам: бер гражданнар корабле, икенче флаг күренә – Индия һәм үз күземә үзем ышанмыйча тагын да төбәлебрәк карыйм: ап-ак төстәге теплоход, бортында – “Муса Җәлил” дигән язу, – дип сөйли Рафаэль абый.
Туган ягын сагыну хисләре шулкадәр көчле була, егет җанындагы сагышын басып тора алмас дәрәҗәгә җитә. Корабль күздән югалганчы ул аны дальномеры белән озата бара. Элемтә хезмәтеннән: ”Өлкән матрос Зәйнетдинов, диңгездә ниләр булуын хәбәр итегез!” дигән тавышны ишетеп кенә, Рафаэль дальномерын диңгез өслегенә күчерә.
– Диңгездә тып-тыныч, штиль. Әкрен генә искән җил крейсерга түгел, хәтта аның кырыенда очкан акчарлакларга да комачауламый. Диңгез хезмәтендә дөреслек, тәртип һәм буйсыну булырга тиеш. Алардан башка корабльдә тәртип булмый. Крейсерның һәм экипажның, меңнән артык морякның язмышы командирга бәйле. Аның сүзе – диңгез әмере. Әмерне үтәмәгән кешене диңгез үз әмере белән хөкем итә. Бөек шәхес Муса Җәлилне палачлары башын кисәргә алып барганда, ул иле турында уйлаган. Ә мин Җәлил турында уйлап, экипажны куркыныч астына куя яздым. Туган якларга исән-сау әйләнеп кайтсам, Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк куярмын дип, нәзер әйттем, – ди Рафаэль Зәйнетдинов.
Диңгез чирен тиз арада кичереп, шторм вакытында да палубада төз йөрергә өйрәнгән егеткә хәрби хезмәт вакытында тропик лихорадка да эләгә. Медсанчастьтә аны “Чыңгыз хан” дип атыйлар, бизгәк вакытында башкаларга йокларга ирек бирмәгәне өчен аяк-кулларын да бәйләп куялар хәтта!
– Аяк-кулларны каешлар белән шконкага бәйләп куйганнар, ятам... Шул вакыт материк ягыннан җил исеп китте. Бөтен кубрикка җир исе кереп тулды. Иллюминатор аша якындагы җирне күреп алдым. Сокотра утравы иде бу. “Ура!” – дип кычкырам. Капитанга кул-аякларны богаулаган каешларны кисеп атарга ялварам, җирне иллюминатор аша булса да тагын күрәсе килә бит! “Эх син, татарин!” – дип ычкындырдылар кулларны. Аннары мине үземнең төркемгә хезмәткә кайтарып җибәрделәр, – дип, хезмәт еллары истәлекләрен барлады элеккеге моряк.
Рафаэль абый сүзе белән әйтсәк, диңгездә һәйкәлләр юк. Диңгез флотында хәрби хезмәтен узганда ул да берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очрашкан. Улыннан телеграмма-хатлар килүдән туктагач, әнисе газизен үлгән дип белә, канлы яшьләр түгә. Соңыннан улының исән булуын белгән ананың нинди хисләр кичерүен күз алдыгына китерәсезме?!
– Берничә көн дәвам иткән штормлар бүгенгедәй күз алдында. Бүген мин коры җирдә, авылыма терәлеп диярлек Ык елгасы ага. “Ты – морячка, я – моряк” дигән җырны ишеткән саен хезмәт иткән елларым сагындырып искә төшә, диңгез флотында үткән еллар төшләремә керә. Тормыш шулайдыр инде ул. Тын океан, Һинд океаннарын гизгәндә үзебезнең Ык буйларын сагына идем, хәзер өч ел бергә хезмәт иткән егетләрне, диңгез флотын сагынам. Рус утравында “Школа оружия” мәктәбендә курсант булып хезмәт иткәндә якын дустым Александр Евтушенко нинди генә хәлләрдән коткарып калмады үземне.
Рафаэль абый яшьлек хатирәләрен барлап гомер кичерә. Күңеле белән ул бүген дә “Адмирал Сенявин” һәм “Александр Суворов” крейсерларында океаннар, диңгезләр кичә. Тырыш хезмәте өчен Рафаэль Зәйнетдинов “Ерак поход өчен”, “Хәрби-диңгез флоты отличнигы” күкрәк билгеләренә, күп төрле бүләкләргә лаек булган.
Фото - Р.Зәйнетдиновның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев