Беренчеләрнең берсе
Өлешчә мобилизация башлангач, Илназ Гыйздуллин махсус хәрби операциягә җибәрелде
2022нче елның 27 октябрендә булган беренче озатуда китте егет.
Илназга повестканы өенә китерәләр. Аның “Туган як” агрофирмасында сак хезмәтендә эшләгән чагы була.
– Повестка биргәндә, ихатада, әтием янында идем. Качу уе булмады. Хәрби хезмәт үткән егет илдә барган вакыйгалардан читтә калырга тиеш түгел, дип уйлыйм. Хәрби хезмәтне мин Сергиев Посад шәһәрендә ракета гаскәрләрендә үттем. Махсус хәрби операциядә пулеметчы булып хезмәт итәм. Яу кырыннан бик күп яралыларны, һәлак булган хәрбиләрне алып чыгарга туры килә. Йөрәк әрни. Бу канкойгыч вакыйгаларга тизрәк нокта куелсын иде, – ди Илназ.
Ике ел эчендә Илназ дүрт тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып киткән. Монысында егетне каты яралану сәбәпле ялга җибәргәннәр. Штурм вакытында контузия алып, сәламәтлегенә зыян килгән.
– Аллаһы Тәгалә Илназны безнең бәхеткә саклап калгандыр. Дрон шартлап, хәрабәләр астында калган Илназым, бот сөяге сынып, дәвалау курсы уза. Аңа башта Ростовта, аннан Краснодар хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә. Улыбыз яныбызда булганда шулкадәр рәхәт! Өч улым – өч канатым. Һәркайсысына озын гомер, сәламәтлек насыйп итсен! – ди Илназның әнисе Гөлназ.
Илназ Гыйздуллин “Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев