Батырларның даны мәңгелек
“Дан” ордены кавалеры Бәдыйк Салихов Октябрь (ул вакытта Теләнче дип аталган) авылында туган. Б. Салихов – Татарстанда “Дан” орденының өч дәрәҗәсенә дә ия булучы 29 кешенең берсе
Бәдыйк башлангыч классны тәмамлагач, гаилә Дусайга күчә. Егет яшьли эшли башлый. 30 яшендә аны колхоз рәисе итеп куялар. Колхоз районда гел алдынгылар рәтендә була. Шуңа Бәдыйк Салиховны 1941 елның җәй башында Татарстан делегациясе составында Мәскәүгә Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр. Ил язмышы кыл өстендә калуын ишетү белән Бәдыйк басу-кырларны карап кайта да, рәислекне тапшырып, фронтка китә. Минометчы Б.Салихов Мәскәү янындагы сугышларда фашистларга бик күп зыян китерә. Каты яралангач та шактый вакыт ут сызыгыннан китми, аңына килгәч беренче булып иптәшләренең хәлен, Мәскәү турында сораша. Терелеп, фронтка киткәч, Бәдыйк кабат үзе сугышкан дивизиягә эләгә. 1943 елда “Цитадель” дип исемләнгән бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Киевны азат итүдә күрсәткән батырлыгы “Кызыл йолдыз” ордены белән бәяләнә. Курку белмәс Бәдыйк Украинаның бик күп шәһәр-авылларын азат итүдә катнаша, яраланса да сафта калып, полкташ дусларын таң калдыра. Шушы бәреләшләрдә Дусай егете III Һәм II дәрәҗә “Дан” ордены белән бүләкләнә. 1945нче елның 15-16 гыйнвар көннәрендә булган канкойгыч сугышта старшина Б.Салихов үзенең пулемет расчеты белән дошманның ике пулемет ноктасын, кораллар төягән йөген һәм уннарча солдатын юк итеп, безнең гаскәрләргә юл ача. Аннары, чигенеп баручы фашистлар тылына үтеп кереп, ун автомашинаны, дүрт атлы арбаны, егермеләп фашист солдатын юк итә. Шушы батырлыклары өчен ул солдат бүләкләренең иң зурысына – I дәрәҗә “Дан” орденына лаек дип табыла. Кызыл мәйданда үткән Җиңү парадында да катнаша батыр якташыбыз. Сугыштан соң Баек авылындагы күмәк хуҗалыкны җитәкли, ачлы-туклы халыкның тормышын булдыра алганча җиңеләйтергә тырыша. Аның батырлыгын данлап Мөслимнең бер урамына Бәдыйк Салихов исеме бирелде.
Татарстан Югары Советына депутат булып сайланган колхоз рәисе Газизә Мохтарованың тормыш юлы да каһарманнарныкына тиң.
Бөек Ватан сугышы башлану белән илнең асыл ирләре фронтка китә. Тормышның бар авырлыгы хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Халык белән идарә итәргә кемне табарга? “Дусай”колхозын җитәкләргә Газизә Мохтарованы билгелиләр. Бүләк авылында туган, 1936 елдан Дусайда ясле мөдире, аннан сатучы булып эш күрсәткән туры сүзле, таләпчән, гадел ханым һәркем белән уртак тел таба, эш оештыра белә. Нәтиҗәдә колхоз ел саен тотрыклы уңыш ала, дәүләткә ашлык сату планын 140-150 процентка үти. Колхозчыларына да канәгатьләнерлек күләмдә ашлык бирә. Дусай халкы мул яши. “Без алабута ипие ашаганда дусайлылар күмәч белән сыйланды”, – дип искә ала Баектан Люда ханым. Колхозда терлек саны да арта, умартачылык белән шөгыльләнә башлыйлар. Яшелчә, алма бакчасы булдырыла. Гаҗәеп кешелекле, алны-ялны белми торган, миһербанлы Газизә Мохтарованың даны бөтен Татарстанга тарала. Нәтиҗәле хезмәте өчен аңа хөкүмәт бүләкләре тапшырыла. Сугыштан соң ул Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана. Аны Казаннан Мөслимгә махсус самолет белән кайтаралар! Таләпчән, әмма гадел җитәкчене халык үз итә, ярата, кушканнарын каршылыксыз үти. Газизә Дусай зиратына җирләнә. Г.Мохтарованың сугыш чорындагы хезмәте батырлыкка тиң булырлык. Ул чорда яшүсмер булган кешеләр Газизә Мохтарованы үрнәк буларак сагынып искә ала.
Рәмилә Дәүләтова.
Мөслим авылы.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев