Эшләгән эшләргә нәтиҗә
Бу атнада Мөслим җирлегендә үзара салым буенча халык җыеннары узды.
Үзара салым программасы 2013 елдан бирле эшли. Үзара салым күләмен җирлегебездә яшәүчеләр үзләре билгели. Бу мәсьәлә референдумда хәл ителә иде. Коронавируска бәйле, 2020 елдан башлап, үзара салым өчен тавыш бирү халык җыеннарында башкарыла.
14-19 ноябрь көннәрендә халык җыеннары район үзәгендә үтә. Җирлекнең территориаль бүленеше буенча биш урында һәм 21 оешмапредприятиедә мөслимлеләр ачык тавыш бирү юлы белән җирлегебездәге проблемаларны хәл итүнең кайбер чыгымнарын үз өстенә алды.
Программа гамәлгә кергәннән бирле Мөслимне төзекләндерү буенча гаять зур күләмдә эшләр башкарылды. Яңаны булдыру өчен билгеле бер чыгымнар тотылса, булганны төзек тоту өчен даими акча сарыф итү кирәк. Даими карап, ремонтлап торган җирдә генә төзек булганын һәммәбез дә белә. Халык җыеннарында, башкарылган эшләргә анализ ясалып, киләсе елда хәл ителәсе мәсьәләләр күтәрелде. Иң мөһимнәре, гадәттәгечә, су белән тәэмин итү, юллар торышы һәм урамнарны яктырту белән бәйле булып чыкты.
Яшәү чыганагы булган су мәсьәләсе ел саен актуаль. Мәсьәләне хәл итү өчен ел саен күләмле эшләр башкарыла. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов әйтүенчә, быел ике су скважинасы булдырылган, киләсе елда тагын икене казу планлаштырыла. Балалар сәнгать мәктәбе янындагы су башнясы да “яшен яшәгән”, черегән, ямарлык хәлдә түгел. Аның янәшәсендә яңа цистерна сафка басачак, ә искесен үзенчәлекле артобъектка әйләндерү күздә тотыла. Бакча һәм Комсомол урамнарына су кертелде, Пушкин урамында 140 метр искергән торбалар алыштырылды. Киләсе елда Кооператив урамында бер километрга якын озынлыкта су торбасы сузу планлаштырыла. Мөслимдә барлыгы 60 су задвижкасы бар, шуларның 50сен инде алыштырыр вакыт җиткән.
Мөслимлеләрне су белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булмасын өчен бу эшне дә тиз арада башкару мөһим. Быел фонтан яңартылды. Аны бушка ясап булмаганын һәркем аңлыйдыр. Район үзәгендәге әлеге мәйдан мөслимлеләрнең яраткан ял урынына әверелде.
Даими игътибар үзәгендә булган тагын бер мәсьәлә – юллар торышы. Елның һәр фасылында игътибар таләп итүче юлларны грейдерлау, гравий белән тигезләү, чокырларны “ямау”, кышын кардан арындыру эшләре дә, оешмалар белән килешү төзеп, үзара салым хисабына башкарыла. Су җыела торган урыннарда быел тугыз дренаж системасы эшләнгән. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Картлар һәм инвалидлар йорты янында машина кую урыны эшләнде. Халык соравы буенча зират янындагы парковкада тышкы койма күчерелде. Анда 110 метр койма тотылды. Зиратның чүбен түгү, юлларын карап тору чыгымнарын да авыл халкы күтәрә. Җыеннарга килүчеләр асфальт салынмаган урамнардагы юлларга да игътибарны арттыруны сорады.
Мөслимнең төнлә якты булуына күнегеп беттек. Бер баганада ут янмаса да, борчылабыз. Мөслимдә барлыгы 10 мең яктырткыч урнаштырылган. Аларның 30 процентка якыны яңага алыштыруны сорый. Моның өчен дә үзара салымнан кергән акча тотыла. Мөслимдәге 28 иске электр щиты яңага алыштырылды. Аларның барысы да бер модельдә һәм автоматлаштырылган. Бу яктырту чыганакларының эш вакытын бердәм көйләү, төзексезлек килеп чыкканда, тиз арада ачыклау һәм төзекләндерү өчен уңайлыклар тудыра. Урамнардагы электр линияләрен яңарту эше дә тукталып тормый. Җәмигъ мәчетеннән үзәк мәйданга кадәр арада – Пушкин урамында быел яктыркычлар экономия режимында эшләүгә көйләнде. Төнге сәгатьләрдә урам утлары сүнмәячәк, өч багананың берсендә ут яначак. Бу процесс автоматлаштырылган. Мондый яктырту системасын алдагы елда Гагарин һәм Кооператив урамнарында да көйләү күздә тотыла. Үзәк шифаханәнең машина кую мәйданында да электр линияләре алыштырылды, яктырту системасы төзекләндерелде. Яңарыш микрорайонындагы Дуслык, Тынычлык, Тургай, Шатлык урамнарында яктырткычлар куелды. Киләсе елда аларга электр линиясе сузылачак.
Санап үткән эшләр барысы да үзара салым хисабына башкарылган. Халык җыеннарында киләсе 2023 елда да бу төр салымны 18 яше тулган, Мөслим авыл җирлегендә теркәлгән гражданнардан 1 мең сум күләмендә җыю өчен тавыш бирде мөслимлеләр. Дәүләт программасы нигезендә хөкүмәтебез бу салымны дүрт тапкыр арттырып кайтарачак. Киләсе елда да бердәм булып, күмәк көч белән матур тормышка нигез салу мөмкинлеге артачагын җыеннарга килгән һәркем аңлый. Узган елдагы ташламалар үз көчендә кала. Быел махсус хәрби операция кысаларында мобилизацияләнгән гражданнар, шулай ук хатыны, балигъ булмаган балалары, алар булмаганда, мобилизацияләнгән гражданнарның ата-аналары да үзара салым түләүдән азат ителә. “Үзебез яшәгән авылны төзекләндерү, булганны саклау һәм үстерүдә бердәм тырышлык белән генә уңышка ирешеп була”, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин үз чыгышында һәм район тормышында актив катнашкан, аның торышына һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев