Елга бер тикшеренергә кирәк
Татарстанда халыкның якынча ярты проценты ВИЧ-инфекция йөртә.
Татарстанда бу вирусны күбесенчә ничек йоктыралар, үзеңнең ВИЧ-статусыңны белү өчен нинди ешлыкта тикшеренергә кирәк? Республика СПИД үзәге баш табибының сырхауханә эше һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Айрат Бешимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шул хакта сөйләде.
Республикада күпме кеше ВИЧ белән яши?
Татарстанда ВИЧ-инфекцияле 15 мең кеше исәпләнә. Аларның яртысыннан күбрәге — 30-50 яшьләрдәге кешеләр. Шуларның 60 проценты — ир-атлар.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Республика СПИД үзәге баш табибының сырхауханә эше һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Айрат Бешимов ачыклык керткәнчә, Татарстанда халыкның 0,4 проценты кеше иммунодефициты вирусын йөртә. Шулай да бу — Россиядәге күрсәткечтән ике тапкырга азрак. «Соңгы алты елда ВИЧ белән бәйле эпидемиологик вәзгыять тотрыклы саклана, яңа очраклар кими», — диде ул.
Айрат Бешимов искәрткәнчә, антиретровирус терапиясен кабул иткән очракта, ВИЧ-инфекцияле кеше үзен яхшы хис итә, сәламәтлегенә бәйле проблемалар күзәтелми. Аның сүзләренчә, СПИД үзәгендә исәптә торучыларның 89 проценты шундый терапия ала. «Антиретровирус терапиясе билгеләү ярдәмендә безнең пациентлар тулы канлы тормыш белән яши», — диде ул.
Айрат Бешимов шулай ук СПИД үзәгендә 140 бала диспансер исәбендә торуын әйтте, аларга да антиретровирус терапиясе билгеләнә.
ВИЧ-статусыңны белү ни өчен мөһим?
Үзеңнең ВИЧ-статусыңны белү бик мөһим, моның өчен һәркемгә елына бер тапкыр булса да ВИЧка тикшеренергә киңәш ителә. «ВИЧ-статусны белү, беренчедән, үз сәламәтлегеңне һәм шулай ук якын кешеләреңне куркыныч астына куймас өчен кирәк. Чөнки ВИЧ-инфекцияне вакытында ачыкласак, кирәкле медицина ярдәмен дә вакытында күрсәтә алабыз», — ди Айрат Бешимов.
Табиб Казан, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендәге СПИД үзәкләрендә һәрвакыт аноним рәвештә һәм бушлай ВИЧка тест үтү мөмкин булуын әйтә. «Быел, үткән ел белән чагыштырганда, 88 меңгә күбрәк тикшерүләр уздырылды», — диде ул. «Төкерек буенча экспресс-тест һәм кан тапшыру организмда вируска каршы тәнчекләр булу-булмавын ачыкларга булыша», — дип аңлатты СПИД үзәге табибы.
Татарстанда яшәүчеләр ВИЧны ничек йоктыра?
Республикада кеше иммунодефициты вирусын күп очракта җенси юл белән йоктыралар, бу — барлык очракларның 85 проценты.
— Әгәр элек парентераль юл (инъекция аша) өстенлек итсә, хәзер җенси юл алгы планга чыга. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки кан тамырына психоактив матдәләр кадаучылар кими, — ди Айрат Бешимов.
Ул үз сәламәтлегеңә җаваплы карарга, җенси мөнәсәбәтләр вакытында сакланырга һәм, һичшиксез, партнерыңның ВИЧ-статусы турында белеп торырга киңәш итте.
Вирус йоктыру ихтималы булган очракта, кешенең ВИЧтан саклану өчен 72 сәгать вакыты бар.
Табиб сүзләренчә, профилактик дәвалану курсын узар өчен Казан, Әлмәт яки Чаллы шәһәрләрендәге СПИД үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары ярты ел дәвамында һәр өч ай саен анализлар тапшыру зарур. Үз вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү кешене вирус йоктырудан коткарып калырга мөмкин, дип искәртте Айрат Бешимов.
— Ел саен Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә без җәмгыятьнең игътибарын ВИЧ-инфекция проблемасына юнәлтәбез. Чөнки вирус бар, ул беркая да китмәде. Бу әлеге диагноз белән яши торган кешеләр өчен дә мөһим. Без көнүзәк тема турында тыныч кына сөйләшә алганда, шул рәвешле дискриминация мәсьәләсен дә хәл итәбез. Шулай ук килеп туган вәзгыятьтән чыгу юлларын да беләбез, — дип искәртте СПИД үзәгенең баш табиб урынбасары.
Эвелина Киселёва
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев