Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Хур кызлары

Дөрес сизенгән икән Гөлҗиһан: шул көнне таксига төялеп кайтып төште Жасмин. Озаграк югалып торганга үпкәсен сиздерүе булдымы икән, бу юлы атылып-бәрелеп сөйгәненең каршысына чыкмады ире Әсфан.

Башка вакытта булса, кайларда югалып йөрүе турында ире сорамаса, Жасмин үзе күргән-кичергәннәрен автоматтан аткан кебек тезеп салыр иде. Бүген икесе дә ул турыда авыз ачмады, хатын да, авызын ачып, әлегә бер сүз әйтми. “Хатын-кыз авызы йомык вакытта да алдый-хәйләли ул”, – дип уйлады Әсфан эченнән. Сер белергә гармунчының башка ысулы бар иде. Зур чүпрәк букчаларын да, кәгазь тартмаларны да кызы Майя белән икесе ташыдылар, таксист машинадан бушатып торды. Койманың теге ягында йөрәге лепер-лепер тибәргә керешкән Гөлҗиһан да булышмады. Югыйсә, узган кайтканында аңа да бүләкләре бар иде. Жасмин бу юлы да күрше ахирәтен онытмагандыр, аңа тагын күңелгә хуш килә торган, Гөлҗиһан үзе әйтмешли, кыз-хатынны хуштан яздыра торган затлы бүләкләре бардыр. Әмма бүген аларга да исе китмәгәнгә салышты хатын, моңарчы кендек турысында гына йөрткән көнчелеге тышка ук бәреп чыгып, отыры ачуын китерә, “җонын кабарта” иде. Шулай көтмәгәндә кайтып төшүе белән “йөрәк планнарын” җимереп ташлаганы өчен, Жасминны күрәлмас дәрәҗәгә җиткән иде Гөлҗиһан. Ул үзенчә хаклы да иде: киткәнсең икән, тагын ниемә дип күзеңне түгәрәкләндереп кайтып төштең, уенчыкмы әллә сиңа ир-ат?! Ләкин эчтән күтәрелеп-бәрелсә дә, күңелендәгесен тышка чыгарырга кыймады хәзер тагын “тол хатынга” әйләнеп калган Гөлҗиһан. Белә бит ул, соңгы сүзне Әсфан әйтәчәк! 
Барысы да, сагаеп, әнә шул сүзне көттеләр. Ә Әсфан ашыкмады. Ишегалдына алма бакчасының дәвамы итеп түбәле корылма – җәйге чәйханә ясалган. Әүвәл ул коймага сөялеп торган себерке белән шул тирәдә чүпләнеп йөргән тавыкларны пырхылдатып куып җибәрде (Гөлҗиһан күптән түгел генә тавыкларга бодай сипкән иде), аннан соң рәшәткә башына менеп кунаклаган әтәчкә кизәнде; тегесе вакытсыз кычкырырга ниятләнеп, бугазын киерергә өлгергәнче, аның ягына утын пүләне тондырды (әтәчнең вакытсыз кычкырганын җене сөйми иде ирнең). Агач кулы белән өстәл өстенә коелган алмаларны ишегалды чирәменә сыпырып төшерде дә анда инде пар бөркеп торган самаварны утыртты, чынаяк-тәлинкәләр куйды. Гөлҗиһан, кеше-кара күрмәгәндә генә, койма буенда торган каен бүкәнгә, теге яктан койма ярыгы аша үрелеп кенә, үзе ясаган коньяк шешәсен утырткан иде. Жасмин, әйберләрен бушата башлаганчы ук, өстәл кырыена Әсфан яраткан үгез каны кебек куе кызыл төстәге затлы шәраб чыгарды. Ул алмалар белән бергә җиргә тәгәрәмичә калган иде. Әмма Әсфан боларның берсен дә күрмәде, самавардан чәшкесенә су агызды да үзенә генә чәй ясады һәм, гармунын алып, бүкәнгә утырды, исән кулы белән бик озаклап гармун каешын рәтләде һәм бию көе уйнарга кереште. Талгын гына башланган көй тора-бара кызуланды, тавыклар, бодай чүпләүдән туктап торып, башларын кыегайтты, әтәч тә, ник кычкырырга җыенганына үкенгән сыман, әлеге көйгә алар тирәсендә әйләнеп йөри башлады. Майя, өйгә кереп китеп, тәрәзәгә капланды, әйбер ташый-ташый арып, бусагага килеп утырган Жасмин да аякланды, шуның артыннан капка да шыгырдап алды, аннан Гөлҗиһан башы күренде. Көй кызуланды, гармун ярсыды һәм нәкъ шул вакытта сәхнәгә чыккан кебек ишегалды уртасында Жасмин калыкты, ул биергә кереште. Аңа Гөлҗиһан кушылды. Ике хатын бер-берсен уздыра-уздыра биергә кереште, матур борыны белән пыялага төртелгән Майя кинәт тәрәзәне ачып җибәрде һәм аларны дәртләндереп кул чаба башлады. Үзе сабый бала сыман шырык-шырык көлде. 
Иң беренче булып әлеге тамашага Гөлҗиһанның Гариф остадан ясатып алган үкчәсе түзмәде, төбе купты да, сикергән саен ишегалды чирәменә бата башлады, хатын сөрлегеп-сөрлегеп китте. Бер дә бирешәсе килмичә, биюен дәвам иттерергә теләгән Гөлҗиһан соңында барыбер биреште, культиватор калагына охшап калган үкчә кадагы белән биегәнен Әсфан ишегалдындагы чирәм җир күтәрә алмый иде. Капка аша чыгар хәле дә калмады, койма янына килеп, әле кадакланып та өлгермәгән тактага иңбашы белән генә төртте дә, тегесе үз ягына авыш төшкәч, ярык аша күздән югалды. Гөлҗиһан өенә чыкса да, хәлсезләнеп караватына аумады, бусага төбендә торган кызыл эчле калошларын эләктерде һәм бу юлы биюен ялгыз башы гына үз ишегалдында дәвам итте. Монысы инде башка, үзгә көйгә иде. 
Ир белән яшәп алган хатын капылт кына күрше Салкынсудагы Шакирны исенә төшерде. Ничә мәртәбә килде инде ул аның кулын сорап, Гөлҗиһан, моңарчы үз йортыннан кубып китәсе килмичә, аны гел кире бора торды. Башында яңа план туды. Бу вакытта күршеләрдә гармун тавышы тынган, тегеләр ишегалды өстәлендә чәй эчү хәстәрен күрергә керешкәннәр, Әсфан, чәйгә чакырырга дип, Майяны кертеп җибәрде. Капкада күрше кызы – үз кызына әверелеп бетә язган кыз бала Майяның тузган башы күренүгә, сөенеченнән елмаеп куйды Гөлҗиһан. Хәзер кесә телефонын Майяга бирер дә... Ләкин аның ишегалдында телефон тотмый иде, биеккәрәк менәргә кирәк. Ул, келәт диварына баскыч алып килеп куеп, Майядан Шакирның кесә телефонына смс-хәбәр җибәрүен үтенде. Майя биеклектән курка иде, шуңа күрә җаен тиз тапты һәм әнисе әллә каян алып кайтып биргән яңа телефонын чыгарып:
– Минеке моннан да тота. Әйдә, әйтеп тор, язып җибәрәм! – диде. Гөлҗиһан бүген иртәдән бирле күңелендә йөрткән матур сүзләрен җентекләп тезергә кереште:
– Ша-кир! – дип яздырды ул. Аннан соң, иҗекләп тә тормыйча: – Юк, анысын сөртеп ат!.. Болай диген: Шакирҗан! Кайчан килеп апкитәсең инде суң син мине?! Теге юлы юри генә каршы килгәнне аңлагансыңдыр дип уйлаган ием бит мин инде суң... Җитте, кызым! Аңлаган кеше шуннан да аңлар!
– Гөлҗиһан апа, соңгы сүзләрне дә языйм, что ли?
– Кит, җүләр, аларын яза күрмә.
Койманың аргы ягыннан Жасминның бәхетле тавышы ишетелде:
– Майя! Кая баттың анда, чәең суына!
Бу вакытта Гөлҗиһан матур ак маңгаен җыерып, смс-хәбәргә нинди култамга куйдырырга икән дип уйлап тора иде. Шакир аңа теге килүендә “Сандугач!” диде, аңа кадәр “Кишерем!” – дип дәшкән идее. Хәер, икесе дә бер үк матур сүз була ич инде болар! – дип, ул үзенең зирәклегенә шаклар катып уйланып торганда, Майя күздән югалган, смс-хәбәр, сандугачка әйләнеп, күптән өй түбәсе аша Салкынсуга таба очып киткән иде.
Башына мондый фикер килүеннән бигрәк, бар кыюлыгын җыеп, аны гамәлгә ашыруына сөенгән хатын бу юлы күршеләренә кала күчтәнәчләре белән чәй эчәргә кермәде, газ плитәсенә үзенең кичә генә кибеттән алып кайткан чәчәкле матур чәйнеген утыртты. Беркавымнан чәйнек борыны күңелле итеп сызгырырга кереште. “Гарифка яңа үкчә эшләтәсе булыр, аксак килеш кияүгә чыгып булмас бит инде!” – дип уйлап куйды Гөлҗиһан. Шакирҗанның соңгы килүендә әйткән сүзләре дә күңелен иркәләп тора иде, бүген ул аның йөрәгенә сары май булып ятты. “Тол хатын, кияүгә чыккач, хур кызына әверелә ул, Гөлҗиһан!” “Авызыңа бал да май, Шакирҗаным! Рәхмәт тәмле сүзләреңә!..” Ул күршеләре ягына борылды да: “Хур кызы кебек көязләнеп йөриселәре алда әле Гөлҗиһан апагызның!” – дип кычкырырга теләде. Тик телен тешләп калды, үз вакытында телен тыеп калу хатын-кызның зур бәхете икәнлеген аңлар яшьтә иде шул инде ул...
                            ***
Гөлҗиһанның хәбәре Салкынсуга барып җитте җитүен, әмма ул Майя телефоныннан киткәнлектән, берәр яшь кыз карт егетне ирештерә торгандыр дип, Шакир каушап калды, ахыр чиктә, үзе дә шаяртырга уйлап: “Любуфь- маркуфь!” – дигән җавап язды. Шакир – Салкынсуда кишер үстерүче алдынгы фермер. “Туйдым бу өшегән кишерләреңнән!” – дип аннан икенче хатыны качып киткән хәерсез бер көн иде ул.
Телефондагы хәбәрне Майя калага килгәч кенә күрде һәм, ике дә уйлап тормыйча, Шакирга: “Или любовь, или морковь!” дигән җавап язды да бу турыда бөтенләй онытты, чөнки шәһәрдә аның өчен яңа тормыш башланган иде...
Автордан.
Мин, кырык эшемне кырык якка ташлап дигәндәй, бу романны махсус яздым: татар кызларының язмышы хакында ул. Иманым камил: дөньяда Татар кызы дигән Матурлык бар! 
Бүгенге болгавыр кыргый капитализм заманында тормышыбыздагы Матурлык, Сафлык һәм Әхлак төшенчәләренә көлеп карый башладык бугай. Әйтерсең, алар китапта гына була, гүя алар әбиләр әкиятендә генә... Татар кызы, шәһәргә килгәч, фахишә булып китәргә мөмкинме? Татар кызының тәрбиясе, менталитеты моңа ирек куярмы?
Татар халкының милли идеясе нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавапны без 90нчы еллардан бирле эзлибез. Юк, аны моннан 100, 1000 еллар элек тә эзләгән зыялы шәхесләр. Гомумән, Татар идеясе булганмы элек, бармы ул хәзер?!!
Әлеге әсәрдә бу идея ярылып ята! Мәгәр без кыз балаларыбызны милли гореф-гадәтләр белән һәм әтиле тигез гаиләләрдә тәрбия кылып үстерәбез икән, милли идеянең асабасын шулар тәшкил итәчәк! Саф татар кызлары – тормышның яме, тәме һәм матурлыгы! Тик, ни кызганыч, тормышта бар да без дигәнчә генә булып бетми шул. Романдагы баш герой Зөбәйдәнең әнисе Сәбиләне кияүгә чыгар алдыннан гына кала бандитлары көчли. Ләкин булачак кияве аннан баш тартмый. Алар никахлаша һәм Зөбәйдә атлы бик матур кызлары туа. Зөбәйдәне нинди хисләр белән тәрбия кылып үстерә алыр әти белән әни? Җырчы булырга хыяллаган кызлары шәһәргә китеп юлдан язмасмы; әти-әнисенә җан газаплары алып килмәсме? 
Укучы ошбу сораулар аша “Хур кызлары” романында, бәлки, татар милли идеясенең бары бер генә тамырын, ләкин иң кирәклесен, кадерлесен таба алыр... Безнең матур киләчәгебез Татар кызы дигән Горур кызларыбыз кулында. Безнең алдагы якты көнебез Татар кызы дигән гүзәл кызларыбыз язмышы белән бәйләнгән. 
Ихтирам вә хөрмәт белән
Зиннур Хөснияр.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев