Тарих эзләреннән. Совет цивилизациясе
Бер генә көн эшләмәдек без анда. Безнең килгәнне дә, киткәнне дә тикшерүче булмый, әмма тырышып эшләп кайта идек. Мөслимдә яшәгән икән чын коммунарлар, Николай Островский токымнары. Мөслимлеләрнең колхоз-совхозларга ярдәм йөзеннән, бушлай эшләгән эшләре чутсыз булды.
1970 елның апрелендә В. И. Ленинның 100 еллык юбилеена өмәләр оештырылды. Мин бу чакта КПСС райкомында эшли идем. Без Киров колхозының Мөслим сыерчылык фермасыннан тирес түктек. КПСС һәм ВЛКСМ райкомының барлык секретарьларыннан алып пенсиядәге комсомол, партия ветераннарына кадәр, эш киеме киеп, сәнәк тотып, бөтен кеше белән рәттән эшләделәр. Калинин исемендәге колхоз рәисе Яхъя Абдулловичка бу өмәләр ошап китте. Һәр елның язында, сарыклар көтүгә чыгуга, район үзәге халкыннан Метрәй сарыкчылык комплексы араннарыннан ничәшәр мең сарыкның кыш буе түгелмәгән тиресләрен түктерттерә башлады. Комплекста дистә меңләп сарык булгандыр, 90 нчы елларда юкка чыктылар. Кай арада, кемнәр ташып бетергәндер? Атай малы катай, диләр бит. Беренче колхозчылар булса, сакларлар иде, оныкларында шулкадәр ваемсызлык...1965 елның августында мин типографиягә кулдан хәреф җыючы өйрәнчек булып эшкә кердем. Җимергеч сугыш беткәнгә – 20 ел. Типография хатын-кызлары – бала һәм үсмер чакларында сугыш чорының һәм сугыштан соңгы елларның ачлык-ялангачлыкларын, авырлыкларын кичергән кешеләр. Инде, 20 ел тынычлыкта яшәп, ашарга, кияргә, ягарга булганда ник зарлансыннар? Бу вакытта атнага бер көн ял белән 7 сәгатьлек эш көне иде. 1967 елда ике көн ял белән биш көнлек (атнага 40 сәгать) эш атнасы иттеләр. Шушы биш көннең икесендә закон кушкан эш сәгатен тотып була, әмма атнаның өч көне, бигрәк тә бәйрәм саннарын чыгарганда, эш сәгате кысаларына бик сирәк сыеша торган үтә тынгысыз газета чыгару көннәре иде. Һөнәрле, белемле, акыллы хатыннар теләсә нинди чиста, җиңел эшне табарлар иде. Тукайлар заманыннан ук типография работниклары татарның зыялыларыннан саналганнар. Нинди авыр булмасын, алар яраткан эшләреннән китмәделәр. Хәтта: “Җитте, туйдым”, – дип, җиңел, чиста, сәгатьләре көйле башка эшкә киткәннәр дә кире кайталар иде. Коммуна авылы басуларында салам эскертләүләргә йөрдек. Күпчелеге авыллардан булсалар да, газета халкы матур итеп эскерт сала белмәде. Өйдән алган озындыр, кыскадыр саплы сәнәкләр дә эскерт салырга яраксыз булгандыр. Басу буйлап сөйрәп, саламны китерәсең, күтәреп атарга көч калмый. Теләсә ничек атасың, өстәге кеше ала алмый. Берәр-икешәр өркәчле эскерт ясап кайтып китә идек. Кып-кызыл булып янып утырган миләш агачлары белән каймаланган, сары камыллы, кояшлы август басулары ямьле иделәр. Колхозлар баеый барган саен мондый ямьле өмәләр бетте. Чөгендер, бәрәңге, тирес эшләре китте.Һәр оешма ел саен берничә авылда концертлар я спектакль куярга тиеш булды. Газета халкы бик талантлы иде. Хәзер күп номерлар онытылган. Әмма Мәгъдәнә апаның “Сания апа” җырын тагын тыңлар идем. Бу вакыйгаларга да ярты гасыр үткән икән. Репетицияләр, ерак авылларның клубларында концертлар кую, комсомол, партия, профсоюз чаралары, өмәләр... Һәм бик җаваплы авыр эш. Бу апаларга да җиңел түгел иде: өй җиткерәсе, ишле балаларны үстерәсе, утын кисеп, ярып, мичләргә ягасы, ашарларга пешерәсе. Кайнатып, крахмаллап, кул белән керләр юасы. Бакча, ихата эшләре... Менә, яза инде автор: “Ризыкны җиткерергә кирәк. Колхоз аз гына икмәк бирә. Ул җитми. Кибеткә ипи кайта башлагач та, ул бер гаиләгә ике ипи генә бирелә. Бер улымны ияртеп, ипи алырга Мөслимгә киттем. Икебез дә чиратка басабыз. Шулай итеп шактый гына ипи җыйдык. Райподан бер кәттә генә киенгән ир кеше чыкты да капчыкка күзе төште. Ул тикшерә башлады. Капчыкны кертеп бушатырга кушты. “Өйдә җиде балам бар бит, калдырсана”, – дигәч, бушаттырмады инде. Аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Авыр еллар иде шул”. Ялганларга кирәкмәс иде. Үземнең авыллардагы туганнарымның, колхозчы күршеләремнең яшәвеннән беләм: эшләгән гаиләләр 60нчы елларда ук, хезмәтләренә карап, центнерлап та, тонналап та ала башлаганнар иде инде икмәкне. Октябрь авылында гына кашыклап бүлмәгәннәрдер бит аны. Һәр колхозда диярлек тегермәннәр эшләде. Авылның ялкау булмаган халкы тегермәнен тартты, ипиен салды. Кибет икмәгенә мохтаҗ түгел иде. 70 нче елларда Мөслимдә икмәк заводы сафка бастырылды, зуррак авылларда пекарнялар ачылды. Икмәк заводы эшли башлауга кайбер авыл хатыннары Мөслим кибетләреннән капчыклап ипи ташырга күнегеп киттеләр. Әлеге ханым улы белән 30 километрдагы Мөслим кибетләреннән капчыклап ипи җыйганда Мөслим хатыннарының, балаларының ни ашыйсын уйладымы икән? Алар колхозларда өмәләрдә булганда, эш, уку сәгатьләрендә ипи чиратына чыга алмыйлар бит. Хезмәт дисциплинасы, мәктәп режимы дигән әйберләр дә бар, колхоз түгел бит бу. Кичкә алар бушауга бик еш кибетләрнең киштәләре дә ипидән бушаган була. Пешкән икмәк эшче-хезмәткәр халкына җитәр иде, әгәр аны капчыклап сыерга, сарыкка ашатырга алмасалар. Бик арзан иде шул хуш исле, күпереп пешкән тәмле ипекәй. Ә колхозчы булмаган халыкның тартырга икмәге юк, он да сатмыйлар. Карап торганы – ипи кибете. Олы бәйрәмнәрдә бишәр кило он алырга талон бирсәләр, куаныч иде. Ипи, ит, сөт, май кытлыгы мөслимлеләрнең бетмәс проблемасы булды. Авыл интеллигенциясенең дә хәле мөслимлеләрдән артык булмагандыр. Аптырыйсыздыр, ник мал-туар асрамаганнар, дип. Сталин исән булса, без андый хәлгә төшмәс идек, Хрущев чын халык дошманы булды, 11 ел эчендә илнең азык-төлек иминлегенең нигезен җимерде. Ул властька менгәч, халыкның хәле бик нык авырайды. Колхоз дворларында мал санын, бакча-ихата җиренең күләмен нык чикләделәр. Бакча башларында кисеп алынган участокларны чүп басса басты, файдаланырга рөхсәт итмәделәр. Колхозчы булмаган шәхси хуҗалыкларга эре мал асрарга мөмкинлек калмады. Малларны колхозлашу елларыннан да ныграк кырдылар. Хрущев вакытында (1953-1964) кимегән терлекләр санын аны властьтан төшергәннән соң 17 елдан соң гына баштагы санга җиткерә алдылар. Кайсыдыр елны, һаман шул Хрущев вакыты инде, чума куркынычы бар дип, Мөслим тавыкларын “Заготскот” оешмасына бер тикшерүсез, түләүсез җыеп алдылар. Ахырда ниндидер яман гамәлләре өчен Хрущевны алып, ул дачасында: “Ярый әле атмадылар”, – дип куанып яшәде (Хрущев турында истәлекләрдән). Мөслимдә базар булганда җиңел иде әле, халык ризыкка бик тилмермәгән иде. 60нчы елларда, райком секретаре булып Салих Искәндәров эшләгәндә, районга ящур чире керү ихтималы бар, дип, базарны бер җәйгә, салкыннар башланганчы гына дип туктатканнар иде, бу мәңгелек булып чыкты. 1965 елда килгән Рәис Хисамовичның базардан башка да мәшәкатьләре баштан ашкан: таланган, таркалган районны оештырып, аякка бастырырга кирәк иде. Аннан базар сорамыйлар бит, ит, икмәк сорыйлар. Шуннан бирле соңгы елларда гына ризык кытлыгыннан котылдык, шәхси эшмәкәрләр кибетләре эшли башлагач кына. Аларда блат та юк, кытлык та.
Моннан 25-30 еллар элек колхозлар таркалды, таланды. Шуннан соң ничек яшәгәннәре турында сөйләсеннәр иде колхозчылар. Газсыз, эшсез, пенсиясез, хезмәт хакы алмыйча. Беркемгә дә кирәк булмыйча, беркем дә ярдәмгә килмичә. Аннан алдагы чорны безгә үтүк кенә сөйләмәде инде. СССР – безнең илебез, безнең кабатланмас үткәнебез ул. Совет чоры турында артык акыллы булмаган, яисә түбән әхлаклы, я белемсез кешеләр тараткан яман сүзләрне кабатламагыз. Башка ишәкләргә ияреп, ишәк булмасагыз иде.
Фотода – редакция коллективы “Алга” колхозында терлек азыгы әзерләүдә. 1974 ел, июль.
Разия ГЫЙЛАҖИНА. Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев