Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Райондашларыбыз иҗаты

Соңгы кыңгырау

Укытучылар бүлмәсенә керүгә, кызның күзләре китап шкафы янында ниндидер журнал актарып торучы егеткә төште.

Дәвамы.

Дәвамы. Башы газетаның 24, 31 май саннарында

Бераздан:

– Хәбиров, әзер булсаң, минем янга кил, – дип, үз өстәле янына чакырды. – Менә бит, мәсьәләңне дөрес чишкәнсең, – диде, башкалар да ишетерлек итеп. – Кая, җавапларыңны карыйм әле, – дип, укучы кулындагы яртылаш буш кәгазьне алды. 

Шәүкәтнең берничә җавабы дөрес иде. Комиссия членнары, Зөһрә Каюмовна фикеренә кушылып, укучыга дүртле билгесе куйды. Гомәре бераз шикләнсә дә, Зөһрәсенең укучысына карата мөнәсәбәтен хуплады.

Шамилнең хыялы инженер-механик булу иде. Авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә документлар әзерләп йөргәндә, әтиләре фаҗигале төстә дөньядан китеп барды, егетнең хыяллары чәлпәрәмә килде. Ике елга якын колхозда тракторда эшләде Шамил. Әнисенә, эне-сеңелләренә бик нык ярдәм итте. Аннан соң армия сафларына китте. Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итеп кайткан егетне колхоз бишкуллап каршы алды. Зур гына колхозның комсомол оешмасына Шамил кебек абруйлы җитәкче бик кирәк иде. Егетнең тырышлыгын, активлыгын, зур дәрт белән бирелеп эшләвен районда да күреп алдылар. Озакламый аны комсомол райкомына эшкә чакырдылар. Егет читтән торып партия мәктәбен, соңрак авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Күтәрелде Шамил!

– Сабурова Дөһрә апакаем, кызымны, зинһар өчен, Сы-пы-туга җибәртмәгез! Дириктыр абый: “Кызыңны 9нчы класска алмайбыз, теләсә кая куй”, – дип аяк терәп каршы тора. Җилбәзәклеге бар, башы-күзе тонган чагы. Бала күтәреп кайтыр, дип куркам. Дириктыр абый белән сүләшеп кара әле, Дөһрә апакаем. Синдә генә өметем!

Колхозның алдынгы савымчысы Гөлчирә әнә шундый үтенеч белән килгән иде аның каршына күп еллар элек. Ана кызын ялгыз үстерә. Кеше арасында ким-хур булмасын дип тырыша, матур киендерә, тәмле ашата. Әйе, кызы бик чая, бик дәртле, үзе чибәр! Укуда гына гаме юк. Тәнәфес вакытларында гел югары класс егетләре арасында үзе. Кичен дә клубтан эзләп кенә алып кайта анасы. Зөһрәбану директор белән җайлап кына сөйләшеп, кызны мәктәптә калдыртты. Дирекция һәм кыз укыячак параллель классның җитәкчесе белән киңәшеп, аны үз классына күчертте. Яңа гына институт тәмамлап килгән яшь укытучы “проблемалы укучы”дан котылуына сөенде генә. Бәласеннән башаяк. Аның өчен җавап биргәнче, үземне кайгыртырмын, диде бугай. 

Шул кыз бүген – өч бала әнисе, ике оныгы бар икән. Матур гына тормыш итеп яталар. Мәктәптә ашчы булып эшли, ди. Әнә тыз-быз килеп районнан килгән кунакларга өстәл әзерләп йөрүе. Зөһрә апасы аңа әллә бар, әллә юк! Мәктәп директоры янына килеп күрсәтмәләр ала да йөгереп диярлек ашханәгә кереп китә.

Фәрит әйткән “учуный” абыйга да сүз бирделәр. Әкрам Галләмов... Әкрам Ибраһимович. Ибрай малае. Әкраметдин. Бәрәч, бу аның укучысы Галләмов Әкраметдин түгелме соң? 

Әкрам Ибраһимовичның өстендә көл төсендәге килешле костюм-чалбар. Зәңгәрсу күлмәгенә туры китереп килешле генә галстук та бәйләгән. Аякларында затлы түфлиләр. Линейка алдына чыгып баскач, беләгендәге кыйбатлы сәгатен күрсеннәр дигән шикелле, костюм җиңен күтәребрәк сәгатенә күз төшереп алды. Озак сөйләмәде анысы, әмма “менә мин кем идем, хәзер кем булдым” дигәнрәк тәэсир калдыру иде исәбе һәм максатына иреште дә кебек. Фән докторы икән. Күп кенә чит илләрдә булган, зур-зур галимнәр алдында тел мәсьәләсенә кагылышлы чыгышлар ясаган икән. Туган телне яратырга, сакларга кирәк дигән тапталган өндәмә белән сүзен тәмамлады галим. Ник бер укытучысын, мәктәпне рәхмәт хисләре белән телгә алсын! Менә сиңа Әкраметдин!

***

...Педучилище тәмамлагач, Зөһрәбануны Камышлы урта мәктәбенә эшкә билгеләделәр. Яшь, энергияле чагың дип, беренче классларны укытуны ышанып тапшырдылар аңа.

Укучылар белән беренче дәрес, беренче танышу. Ул вакытта балалар мәктәпкә бернинди әзерлексез киләләр иде. Хәреф таныту, укырга, язарга, санарга өйрәтү укытучы өстендә булды. 

– Кемнәр укый белә? Кемнәр яза белә? Кемнәр шигырь сөйли белә? – дигән сораулар бирде укытучы. 

Кыюсыз гына бер-ике бала кул күтәрде.

– Апа, мин тигыл түли беләм! – дип җирән чәчле, бөтен битен сипкел баскан бер малай класс алдына атылып чыкты. – Әби үләтте, – диде ашыгып кына. 

– Исемең ничек? Үзең белән таныштыр, – диде укытучы. 

– Әкәметтин, – диде малай чатнатып. Укытучының берни аңламый торуын күргән балалар бертавыштан: 

– Әкраметдин ул, апа, – диештеләр. – Аңа сугышта үлеп калган бабасының исемен кушканнар.

Үзләре шырык-шырык көлешә башладылар.

– Тагын шул шигыредер әле, – диештеләр.

– Яле, тыңлыйк әле, балалар, Әкраметдинне, – диде укытучы, классны тынычландырып.

– Мыттык атталга отта бид,

Дак доддым пытта бид.

Етәктебез – кампаттия,

Юлбаттыбыд – Ытта-лиии-д!

Балалар тыела алмый көләргә тотындылар.

– Балалар, тынычландык, – диде укытучы. – Мин аңлап бетермәдем бит әле шигырьне.

Класс хор белән Әкраметдиннең шигырен аңлаешлы телгә күчереп җавап бирде:

Мылтык атарга оста мин,

Озак тордым постта мин.

Җитәкчебез – компартия,

Юлбашчыбыз – Сталин!

Баксаң, Әкраметдиннең бу шигырен бөтен авыл белә икән. Өлкәннәр аны, юлда очраганда, туктатып, юри сөйләттерәләр, ди.

И җәфаланды да соң аның белән Зөһрәбану! Психолог та, логопед та булырга туры килде аңа. Шулай да өченче класста укый башлаганда, малай кеше аңларлык телдә сөйләшә башлаган иде инде. Яшь укытучыга педучилищеда алган төпле белеме бик ярдәм итте. Зөһрәбану фикеренчә, башлангыч класслар укытучысы, һичшиксез, педучилище тәмамлаган булырга тиеш. Педучилище белеме булган укытучы беркайда да һәм беркайчан да югалмый. 

Зөһрәбану педагогия институтының физика-математика бүлегенә читтән торып укырга кергән елны аңа математика дәресләрен бирделәр. Дүртенче класста Әкраметдинне башка укытучы укыта башлады. Хәзер шул кеше татар теле буенча танылган белгеч икән... 

***

Үзәкләрне өзеп кыңгырау чылтырады. Бу соңгы кыңгырау сезгә зур тормыш юлына чакыру авазы булып кына яңгырасын иде, балалар! Ата-ана, кендек каның тамган ата-баба нигезе – туган нигез, туган җир, туган туфрак, туган ил, белем һәм тәрбия алган мәктәп һәм укытучы – болар иң изге төшенчәләр. Аларны бары тик яхшы яктан гына искә алырга тырышыгыз. Онытмагыз: сезгә иң авыр вакытларда ярдәм кулы сузучы, читләр сездән баш тартканда да, бөтен кимчелекләрегез белән кабат үзенә кабул итүче, ялгышларыгызны гафу итүче дә алар! Онытмагыз аларны! Үзенә сүз бирсәләр, шушы теләкләрен җиткерергә иде исәбе карт укытучының!

Тантаналы линейка тәмамлангач, чәчәк бәйләмнәре кочаклаган укытучылар укучылары белән бергәләп – классларга, зур кунаклар ашханәгә кереп киттеләр. Ак күлмәкле, ак яулык япкан карчыкка игътибар итүче дә булмады диярлек. Шулай да бәйрәмгә килгән яшь аналарның берничәсе аңа таба борылып, кем соң бу, кайсы баланың әбисе микән, дигәндәй сәерсенеп карап үтте.

Ярый инде мәктәп директоры һәм аның урынбасарлары – яшьләр, читтән килгән кешеләр! Сине белмәсеннәр дә, танымасыннар да ди! Тик укытучыларның берничәсе аларның укучылары иде бит. Заманында Зөһрә белән Гомәр икәүләшеп аларны өйләренә чакыра-чакыра имтиханга, югары уку йортына керергә әзерләделәр. Тик берсе генә дә карт укытучыга, остазларына борылып та карамады. Шулай кеше танымаслык булып үзгәрде микәнни ул?! Ник килде ул монда?! Ник килде?!

Юл буе үзен-үзе битәрләп кайтты карчык. Кешеләргә кирәк чаклар бервакыт кына, дип юкка җырламый торганнардыр. Дөрес икән! Карт укытучының кимсенүдән, онытылудан җаны бәргәләнде... 

***

Өс-башын да алыштырасы килмәде аның. Кыңгырау чәчәкләре төшкән яңа күлмәгендә улының күңел, кул, тән җылысын тойды. Ак яулыгы исә улының ак күңелен хәтерләтеп җанын иркәләде.

Карчык чәй куймакчы иде дә, кире уйлады. Никтер тамагыннан ризык үтмәс кебек тоелды. Бераздан бар белгән догаларын укып, капка-ишекләрен бикләп керде. Ут яндырып тормады, өй эче болай да энә табарлык якты иде. Тулган ай нәкъ аның тәрәзә каршында туктап калган кебек. Кечкенәдән айның тулган чагын ярата Зөһрәбану. Ай бу вакытта аеруча серле, могҗизалы тоела аңа.

– Әнием, нигә сиңа укучылар “апа”, “Зөһрә апа” ди? Ә укытучылар “Зөһрә Каюмовна” ди. Ерак әби белән ерак бабай “Зөһрәбану” ди?..

Кинәт кенә улы Газинурның кечкенә вакытта биргән соравы исенә төште карчыкның.

– Мин ай тулган вакытта туганмын. Кызың бигрәк матур! Айсылу кушыгыз, ди икән күрше апалар. Ә Зәйнәпбану әбиең, үз исеменә якын булсын дип, Зөһрәбану куштырган. Ай кызының да исеме Зөһрә бит! Синең аның турында ишеткәнең юктыр әле?

Әнисенең ятимә кыз Зөһрә турында сөйләгән әкиятен малай йотлыгып тыңлаган иде. Ай тулган вакытларда көянтә-чиләген асып ай сукмагыннан атлап барган Зөһрә кызны, күк йөзен, йолдызларны күзәтүләре татлы бер хатирә булып күз алдыннан үтте.

Бераз үсә төшкәч улы:

– Ә нигә әтием сиңа “Зәңгәр төймәм” ди? – дигән сорау бирде.

– Анысы турында соңрак сөйләрмен, әлегә башың яшь, – дип уенын-чынын бергә кушып котылган иде Зөһрәбану. Улының бу соравы җавапсыз калды…

Гөлмәрьям.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев