Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Райондашларыбыз иҗаты

Соңгы кыңгырау

Соңгы кыңгырау бәйрәме дигәннән... Мәктәптә укыганда, уллары Газинур иртәнге якта ук якындагы урман-болын тирәсеннән икесенә дә берәр бәйләм кыр чәчәкләре җыеп алып кайта иде. Бәйрәм белән беренче булып ул котлый иде. Әнисенә дигән бәйләмдә, һичшиксез, өч аксыл-шәмәхә чәчәктән торган бер сирень ботагы була иде.

Дәвамы. 

Соңгы кыңгырау бәйрәме дигәннән... Мәктәптә укыганда, уллары Газинур иртәнге якта ук якындагы урман-болын тирәсеннән икесенә дә берәр бәйләм кыр чәчәкләре җыеп алып кайта иде. Бәйрәм белән беренче булып ул котлый иде. Әнисенә дигән бәйләмдә, һичшиксез, өч аксыл-шәмәхә чәчәктән торган бер сирень ботагы була иде. 

– Синең яраткан чәчәкләреңнең берсе, әнием. Аларның һәр таҗы кыңгырауны хәтерләтә бит. Каян өздең дип... Сәрби әби бакчасыннан инде, әби рөхсәте белән, – ди иде, хәйләкәр елмаеп. 

Укырга киткәч тә һәр елны телефон аша бәйрәм белән котлый, матур-матур открыткалар җибәрә иде. Әфганстаннан язган беренче хатында ук:

– Әнием, мондагы кызалакларны (лалә) күрсәң... Аларның күплеге!.. Кызыл диңгез кебек чайкалып утыралар. Алар да кыңгырауны хәтерләтә бит. Их, бәйрәм белән котлап, шул чәчәкләрне кочагы белән сезгә бүләк итәргә иде, дим. Ара ерак шул. Кайткач, күп итеп бакчабызда үстерербез әле аларны, – дип язган иде...

Улы һәлак булганнан соң, ана аның төсе итеп бакчасында күпләп кызыл тюльпаннар үстерә башлады. Һәр яз тирә-якка ямь биреп матур булып чәчәк ата тюльпаннары!

Сагындырып, үзәкләрне өзә торган хәлләр узды карчыкның күз алдыннан. Вакыт дәвалый, дисәләр дә, бала хәсрәтен, бала югалту ачысын дәваларлык бернинди чара да юк икән һәм булмас та! Кайгыларга түзеп була, сагышка түзеп кара! Ничә еллар сары сагыш телгәли карчыкның йөрәген, сары сагыш...

***

Иртән йокысыннан уянуга тәрәзәгә карады карчык. Ярабби, бик матур көн туып килә икән! Иртәдән үк кояш үзенең җылысы, шифалы нурлары белән Җир-ананы иркәләргә, назларга уйлаган ахры! Тор, Зөһрәбану! Бүген бәйрәм икәнен, Соңгы кыңгырау бәйрәме икәнен онытмагансыңдыр, шәт! Гомер буе эшләгән мәктәбеңнән чакыручы булмаса да, Фәрит чакырды бит сине! Бармый калсаң, үпкәләр бала! 

Тавыкларына җим сибеп кергәч, радио тыңлый-тыңлый иртәнге чәен эчте. Гомәре вафатыннан соң, Актәпиен санамаганда, аның иң якын иптәше, сердәше ул радио. Иртәдән кичкә кадәр эшләп тора, рәхмәт яугыры! Үзе ишегалдына, урамга чыгып киткәндә дә сүндерми ул аны. Кайтып кергәндә өйдә кеше бар кебек тоела радио сөйләп, җырлап торганда. Әнә бүген дә иртәдән бирле мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау бәйрәме турында сөйли, мәктәп, укытучылар турында җырлар бирә яраткан радиосы. Күңеле белән тагын бер кат мәктәптә эшләгән елларын, күптәннән бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләрен искә төшерде, укыткан укучыларын барлады карчык. Чәй өстәлен җыештырып алгач, гардеробтагы кием элгеченнән улының бүләге булган күлмәген алып киде (ул аны районның оста тегүчесеннән тектереп алган иде), сандыктан ак яулыгын алып япты. Ап-ак оекбаш белән чигүле чүәкләрен киде. Чүәкләрне Гомәре Казанга белем күтәрү курсларына баргач, бүләк итеп алып кайткан иде. Карасана, барысы да якын кешеләренең бүләге икән бит!

Бераздан, өен йозаклап, капкасын ныклап ябып урамга чыкты. Актәпие дә аңа иярде. Әбисенең аякларына сырпаланып алды да, сикереп, капка баганасы өстенә менеп утырды. Ул һәрвакыт шулай әбисен озатып кала, шулай каршы ала. Карчык бер тын тирә-якны күзәтеп, хозурланып торды. Көне бигрәк матур! Гүя балаларга бәйрәм бүләге ясаган табигать! Тирә-юньдә башларны әйләндерерлек хуш ис – шомырт, сирень чәчәге исе! Элек бу авыл урынында шомыртлык булган, диләр. Юкка гына Шомыртлы дип атамаганнар аны! Әле хәзер дә ата-баба истәлеге булып һәр йортның койма буенда, тезелешеп, шомырт агачлары үсә. Шунлыктан, ак күлмәген киеп киявен көткән яшь кәләштәй аклыкка күмелде бу көннәрдә авыл.

Бер күрүдә ошатты Зөһрәбану Шомыртлыны! Авыл зур булмаса да, табигате матур, урнашкан урыны уңайлы, тыныч. Урманга терәлеп диярлек утыра авыл. Ә урман кырыннан чәчәкле, җиләкле болын җәелеп китә. Авылдан бер чакрым чамасы гына Ык елгасы. Яшә дә яшә генә! Юк шул! Бетте элеккеге авыл, шәүләсе генә калып бара. Балаларга туган як, туган җир, аны ярату турында күпме сөйләде укытучылар! Һәр балада ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә тырыштылыр. Син сөйләү белән мени?! Карчык уфтанып алды да, үзе генә белгән сукмактан күрше авылга таба атлады.

***

Соңгы кыңгырау...  Кем уйлап тапты икән икән бу сүзне? Соңгы. Соңгы... Нигә элегрәк бу турыда уйланылмаган? Укуын тәмамлап, мәктәп еллары белән гомерлеккә саубуллашучылар өчен, бәлки, соңгыдыр да... Гомер булмаганны, бүген никтер шомлы яңгырый әле бу сүз.

Заманында көтеп алынган, матур да, күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да иде Соңгы кыңгырау бәйрәме. Ун ел буе укыткан укучылардан аерылу мөгаллим өчен дә җиңел түгел. Ярый, мәктәптә балалар күз алдында иде. Ә алда аларны ни көтә? Ялгышмаслармы, дөрес юлдан читкә тайпылмаслармы? Укытучылары биргән белем һәм тәрбияне аклый алырлармы? Әти-әниләренең йөзенә кызыллык китерерлек гамәлләр кылмаслармы? Мәктәптән чыгып киткәч тә синең укучыларың алар! Яхшы гамәлләрен ишетсә: “Ул бит безнең мәктәп укучысы!” – ди укытучы, горурланып. Ямьсез хәбәр ишетелсә, безнең мәктәп укучысы гына булмаса ярар иде, ди, борчылып. Гомере буе шулай яши укытучы! Уйлар дулкынына уралып бара торгач, мәктәпкә дә килеп җиткән икән. 

Ул килгәндә, тантана башланган иде инде. Бәйрәм кунаклары өчен куелган утыргычларның иң читтәгесенә барып утырды карчык. Уку алдынгыларын бүләклиләр икән. Әнә кыюсыз гына адымнар белән линейка алдына Фәрит чыгып басты. Уң кулының аркасы белән борынын ышкып алды, аннан чалбарын күтәреп куйды. Малайның кыланышыннан җыелган халык көлешеп алды. Мәктәп директоры тапшырган Мактау кәгазен кулына алгач: “Менә күрдегезме? Укымыйсың, дип ачулана идегез”, – дигәндәй әтисе белән әнисе басып торган якка горур гына караш ташлап алды да урынына барып басты.

Район мәгариф бүлегеннән килгән вәкил берничә укучыга һәм укытучыга Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды. Кадрия Ниязовна районның иң яхшы математика укытучысы икән хәзер. Аңа кыйммәтле пакет һәм Мактау грамотасы тапшырылды. Ә бит заманында Зөһрәбану аны берничә тапкыр район мәгариф бүлеге үткәрә торган тикшерүләр вакытында яклап чыкты, хәтта эштән куылудан саклап калды.

Педагогия институтында читтән торып укуга күчкән Кадрия ерак бер районнан иде. Балачактан ятим калып, әбисе белән генә үскән Кадриягә тормыш алга таба да сынауларын җибәреп торды. Монда килгәч, бер шофер егеткә кияүгә чыкты. Калын тормышлы, кайнана-кайнаталы йортта шактый яшәргә туры килде аңа. Кайнана усал иде. Ире юлдан кайтып кермәде. Йорттагы күп эш яшь хатынга йөкләнде. Баласы еш авырды. Мәктәп эше икенче планга калды. Дәрескә плансыз килгән көннәре дә еш булды яшь укытучының. Күрсәткечләре дә түбән иде. Шуның аркасында еш кына тәнкыйть утына эләкте. Зөһрәбану аны үз канаты астына алды, төпле киңәшләрен бирде, методик һәм рухи ярдәм күрсәтте. Остазның тырышлыгы бушка китмәгән, димәк! Карчык эченнән генә шәкерте белән горурланып куйды.

Соңгы кыңгырау бәйрәменең иң дулкынландыргыч мизгеле җитте. Берсеннән-берсе матур итеп киенгән, яшьлек дәрте ташып торучы чыгарылыш класс укучылары тантаналы музыка астында сәхнәгә күтәрелде. Барысы ун бала икән!.. И-и, бар иде бит Камышлы урта мәктәбен 65әр укучы тәмамлаган еллар! Өчәр параллель класс булыр иде. Чәчләренә ак бантлар кадаган, көрән күлмәк өстеннән ап-ак алъяпкыч япкан кызлар, ак күлмәкнең якасын костюм тышына чыгарып кигән кара чалбарлы егетләрнең линейка алдына чыгып басулары... Һәрберсенең кочагында кыр чәчәкләре, шомырт, сирень ботакларыннан торган бәйләм булыр иде. Хәзергеләрнең кулында кыйммәтле, затлы чәчәк букетлары! “Ак алъяпкычларда ак канат”ны да җырламыйлар икән хәзер! Шулай инде... Һәр чорның үз җыры, үз көе! Шулай да, тормышыгызның көе бозылмасын, балалар! Хәерле юллар сезгә! Карчык әнә шулай күңеленнән изге теләкләр теләп утырды. 

Әнә, зур кунакларның берсе – район хакимиятендә җаваплы пост биләүче Шамил Шәүкәтович укучылар алдында чыгыш ясый. Чыгарылыш класс укучыларын тәбрикләгәннән соң, хәерле юл теләп, барысын да югары белем алып, туган якларына кайтырга чакырды. Элек мәктәпне тәмамлаган өч-дүрт укучы югары уку йортына керә алса, зур казаныш була иде. Хәзер барысы да институтка юл тота. Югары белемнең дә дәрәҗәсе төшеп бара икән! 

Шамил Шәүкәтовичны да алар укытып чыгарды. Газинурның классташы иде ул. Югары классларда укыганда, Шамил аларга еш килде, кунып та калгалады. Ике егет Гомәрнең мотоцикл гаражында мәш килеп, әле мотоцикл сүтеп җыя, әле фәнни журналдагы схема буенча радиотапшыргыч, я ниндидер очкыч-планер җыеп азаплана иде. Чыгарылыш имтиханнарына да бергәләп әзерләнде алар. Бер-берсе белән бәхәсләшә-бәхәсләшә мәсьәлә чишкәннәре әле дә күз алдында. Берсендә, химиядән имтиханга әзерләнгәндә, тәҗрибә ясап, аздан гына гаражның көлен күккә очырмый калдылар.

– Әйбәт малай ул, – ди иде Газинур Шамил турында. – Әтиләре генә... Ну, әйбәт ул үзе... эчмәгәндә...

Шамил күпбалалы гаиләдән иде. Гаиләдә алты бала, иң зурысы – Шамил. Тормышлары да җиңелдән булмады. Айнык вакытта тыныч кына, басынкы гына булган әтиләре, бераз салып алса, чыгырыннан чыга иде. Кулында балта да пычак була. Андый көннәрдә гаиләсе аның күзенә чалынмаска тырыша. Кайда абзар түбәсендә, кайда мунчада яки күршеләрдә төн үткәрә иде. Шамилнең чыгарылыш имтиханнарын биреп йөргән чагы әле дә хәтерендә карт укытучының. Иртәгә физикадан имтихан дигән көнне дә нәкъ шул хәл кабатланды. Шамил имтиханга бик йончып килде. Билет алып парта арасына кереп утыргач та, башын ике учы белән кысып, бер ноктага төбәлеп, байтак утырды. Комиссия члены булган Зөһрәбану аның янына килеп әкрен генә:

– Каушама, үзеңне кулга ал! – дип, укучысына юнәлеш бирде. – Мәсьәләңне менә шушы формулага куеп чиш, – дип кечкенә генә кәгазь кисәген башкаларга сиздермичә генә парта өстендә яткан дәфтәр битләре арасына шудырды. 

Дәвамы бар.

Фото – Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев