Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Лора

– Бу – Дрезден, – диде ул. – Мин монда төшәм. Лора кофтасын өстенә киде дә сумкасын алды һәм: “Мне пора”, – дип, урыныннан торды. Мин аны озата чыктым. Тамакка төер тыгылды, күңелне авыр тойгы басты. Кыска гына вакыт эчендә бик якын кешегә әйләнгән немец кызыннан аерылу авыр иде.

(Дәвамы. Башы алдагы санда).

– Бу – Дрезден, – диде ул. – Мин монда төшәм.
Лора кофтасын өстенә киде дә сумкасын алды һәм: “Мне пора”, – дип, урыныннан торды. Мин аны озата чыктым. Тамакка төер тыгылды, күңелне авыр тойгы басты. Кыска гына вакыт эчендә бик якын кешегә әйләнгән немец кызыннан аерылу авыр иде.

Перронда икәү калдык.
Кыз саубуллашырга дип кулын сузды. Ә мин, кыюланып, ике кулыннан да тоттым. Беренче тапкыр кызлар кулының җылысын тойдым!
Аның нәфис, йомшак кулларын җибәрәсе килми. Лора да миңа назлы итеп карый. Куллар тотышкан хәлдә ул миңа якынайды да бит очымнан үбеп алды. – Прощай, солдат, – диде ул.
Тавышыннан Лораның да дулкынлануын тойдым. – Пока, – дидем мин, нәрсә әйтергә дә белмичә.
Ул төшеп калды. Вок зал ишеге янында тукталып, берникадәр вакыт карап торды. Аннары кул болгады да күздән югалды.
Вагонга кереп утыруга өлкән лейтенант күзләрен ачты. – Ну как, сержант, все в порядке? – ди бу. – Так точно, товарищ старший лейтенант! Все в порядке, – дим. – Ты что, до армии с девушками не общался? – Никак нет, не приходилось, – дим тегеңә. – Да, жаль. “Жаль” икәнен үзем дә беләм. Бар кыюлыгымны эшкә җигеп, Лораның ымсындыргыч иреннәреннән бер суырып үпсәм, йөрәк ярсуы бераз басылган булыр иде. – Жаль шул, иптәш өлкән лейтенант, очень жаль, – дим эчтән генә.
Ул арада солдатлар да уяна башлады. Төнлә дежурга уятмавыма гаҗәпләнеп: – Вы что, товарищ сержант, один всю ночь дежурили? – диләр. – Эй, вы, тихо! У сержанта сегодня была чудесная ночь, – диде өлкән лейтенант, һәрвакыттагыча, елмаеп.
Бу очрашу тагын кабатланса, әллә ничә төн дежурда то-
рырга да риза булыр идем!..
Блокнотның чиста битенә күз салдым. Анда җанга якын бер сүз язылган иде: Лора!
P.S. Кызыклы язмалары белән райондашларыбызны әледән-әле сөендереп торган Әнвәр Сәрвәров әткәсенең аты чанасында калын толып эчендә алып кайткан Тәнзилә апасына 50 елдан соң рәхмәт әйткән кебек, адресымны табып, ике елга якын хатлар язып торган татар кызына 40 елдан соң рәхмәтемне җиткерәм. Аның җылы хатлары кырыс солдат тормышын җиңеләйтергә ярдәм итте. Бергә булмаячагыбыз көн кебек ачык иде югыйсә.
Армиядән кайтканда аңа 21 яшь иде, бу яшьтә кызларга, кияүгә чыгып, бала табу турында уйларга вакыт. Ә егетләр 25 яшьтә генә җитешә!
Кызлар мәсьәләсендәге тәҗрибәсезлегем, кыюсызлыгым да роль уйнагандыр. Шуңа кызның чия иреннәре тәмен, кайнар кочагының җылысын тату насыйп булмады. Ә хатлар язганы өчен зур рәхмәт аңа! Ул, әлеге язманы укып, үзен таныр һәм чын күңелдән әйтелгән рәхмәтемне кабул итәр, дип ышанам.
Булат Кәримов.
Мөслим.

Флүн Вилданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев