Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Килен капкасы

Кая ул! Мунча бөтенләй ягылмаган иде ул көнне... Алдавы рәхәт тә бит, утырам калтыранып, ни белән бетәрен көтеп. Менә берзаман өй ишеге ачылып китте дә тастымал, мунчала, комганын күтәреп, Мәдхиямал әби килеп керде.

Керә-керешли үк: “Рәхмәт, килен, мунчаң өчен, бик кызу, шәп булды...” – димәсенме?! Әнкәем ык-мык итеп, югалып калды. Мин, болар куркуымны сизенеп өлгергәнче, карават астына шудым. Ятам көтеп... Ничә минут үткәндер (миңа бик озак тоелды!), кинәт икәүләшеп шаркылдап көләргә тотындылар.
“Юләр карчык, димә инде син мине, комган-мунчаласы бер хәл... – дип кеткелди Мәдхиямал әби. – Барып җиткәч, мунча ишеген ачып кара идең, тити баш! Юу-ук бит! Мунча өйалдында чишенеп, анадан тума барып керергә кирәк караңгы, салкын мунчага... Чукынчык кызый... Ничәмә-ничә алданмам дип сүз бирдем, тагын алдады бит мине, кара инде син, әй?!” “Әйтмә дә инде син аны, Мәдхиямалтәй, ничә әйттем юкса, олы кешене алдарга ярамый дип...”
Шулай сөйләнә-сөйләнә, чынаяк-тәлинкә чылтыратып, чәй эчәргә тотындылар. Мин аларның “быдыр-быдырларын” тыңлап ята торгач, оеп йоклап киткәнмен...
Хәер, Мәдхиямал әби үзе дә шаяртуның кимен куймый иде. Элек авылларда зурлап, өй тутырып, ашка җыю бар иде. Сугым суйсалар да, кемгәдер кунак “төшсә”, кызыл туй, сайлау-мазар булса, армиягә китсәләр-кайтсалар да... Андый чакта, үзләрендәге тәлинкә-кашык җитмәү сәбәпле, күршеләрдән алып тору гадәте бар. Буталмасын өчен һәркемнең кашыгына тамга уелган була. Соңыннан аш үткәч тә әле, бу кашык безнеке түгел дип, тамгасын тикшереп, алыш-биреш ясап йөрерләр иде.
Сабый балалар гадәттә “р” авазын әйтә алмый. Ә минеке кешечә түгел, “с”, “ш” урынына да – “т”, “ч” урынына да – “т”. Әллә чынлап, әллә юри әнкәем мине Мәдхиямал әбигә йомышка кертеп җибәрә: “Бар, кызым, әбиеңнән кашыкларын сорап тор, ашка җыябыз диген...”
Килен капкасыннан турыга гына элдерәм. Керә-керешкә: “Әбекәй, әнкәй катык торады”, – дип, аваз салам.
Чыгып китә әбием өйалдына чәркә тотып. Алып керә дә тулы бер чәркә катык, миңа суза. Ә мин чәбәләнәм, катык түгел, катык торады, дим. Соң, Алла бәндәсе, бирдем бит инде дигәндә, мин һаман, катык түгел, катык, дип тәкрарлыйм. Аптырагач, мич буена килеп, стенадагы агач җайланмага тезеп кыстырып куелган кашыкларга төртеп күрсәтәм.
“Ә-ә-ә, шулай диген аны, кашык диген, син бит катык дисең”, – ди әбием, кет-кет көлеп...
Еллар үтеп, бераз исәеп, мәктәпкә сабак алырга йөри башлагач, әбекәем атна саен диярлек хат яздырырга керә. Икенче-өченче сыйныфларда гына укыган чагым. Укырга-язарга алдан ук өйрәнеп баргач, шактый “шомарган” булганмындыр, күрәмсең, миннән олырак апама түгел, хат язуны нигәдер миңа ышандыралар иде. Килеп утырам өстәл артына шакмаклы дәфтәр бите тотып, каләмемне карага манарга әзер.
“Әбекәй, ни языйм?” – дип сорыйм.
“Рәхмәтулла бәбекәем...” дигән җавап алам.
Мин башымны өстәлгә кырын салып, тырышып-тырышып, хәрефләп кабатлый-кабатлый “Рәхмәтулла бәбекәем”не язып бетерәм.
“Булды, әбекәй, тагын ни языйм?”
“Рәхмәтулла бәбекәем” диген, кызым...”
Мин, өлкәннәр кушкан һәрбер эшне җиренә җиткереп үтәргә өйрәтелгән сабый, тагын шул ук “Рәхмәтулла бәбекәем”не матур итеп сырлап язып куям. Җавап та шул ук була. Бер хатка ничә мәртәбә язганмындыр “Рәхмәтулла бәбекәем”не?! Бик күптер, мөгаен. Юкса Мәдхиямал әби әйтеп торып яздырган хатлардан шул ике сүз мәңгелеккә күңелемә уелып калмас иде...
Авыл мәктәбендә укыганда да, соңрак укуымны “җәһәннәм чите – Казанда” (авыл кешесе үзе барып күрмәгән җирләрне шулай атый иде) дәвам иткәндә дә, Рәхмәтулла бәбекәемнең авылга кайтканын хәтерләмим.
Әнә шул – сүз башыбызда телгә алган утыз яшенә җитеп тә һаман өйләнмәгән улы Әшрәфҗан белән гомер итте Мәдхиямал әби. “Ник һаман өйләнмисең?” – дип сораучыларга җавабы гел бер, имеш: “Инәй үлмичә өйләнмим, дүртпочмаклы кечкенә генә өйдә ике хатын-кызны талаштырып, сугыштырып ятасым юк...” Хәер, аның Сафура исемле кызы да булган, имеш. Тавык фермасында эшләгән. Шунда башына зыян килеп, зиһене чуалып, юләрләр йортына алып киткәннәр, имеш. Мин белә башлаганда, тавык фермасы да, Сафура да юк, имеш-мимешләр генә бар иде. Имеш-мимешләрнең тагын берсе: “Мәдхиямалның сугыштан исән-имин кайткан ире Вәлиулла бәхет эзләп, ерак җирләргә киткән җиреннән марҗага өйләнеп, шунда төпләнеп калган...” дигәне дә сүз уңаеннан дигәндәй, сирәк-мирәк булса да, ишетелгәләп куя иде. Әшрәфҗанның исә ялтырап торган башын мин яхшы хәтерлим.
Адәм баласының хәтере бик серле, сәер бит ул. Гомер барышында күргәннәреннән үзенә кирәклеләрен генә сайлап саклый. Әшрәфҗан башын хәтерләмәс тә идем, бәлкем, бик хикмәтле баш иде шул ул – сугыша торган. Икәү иде әле алар. Ю-ук! Икесе дә Әшрәфҗанныкы түгел. Хикәяләү барышында икенче баш иясенең исемен дә телгә алырбыз. Яңавыл дигән рус авылы турында сүз әйткән идем бит. Безнең авыл тирәли сай гына елга ага. Елганың бер яры безнеке булса, икенчесе – әнә шул Яңавылныкы. Елгабызның киң, тирән чаклары да булган. Су тегермәне эшләп торганда, әнкәемә ияреп, он тарттырырга баргач күргән идем ул тегермәнне, зур бер агач тәгәрмәчнең елга суын күтәреп әйләндергәнен гаҗәпләнеп карап торганымны әз генә хәтерлим. Без су коеныр яшькә җиткәндә, тегермәннән җилләр искән, елга инде шактый саеккан, тездән су ярып, руслар ягына рәхәтләнеп чыгып була иде. Безнең авыл маллары, каз-үрдәкләре дә моны бик яхшы чамалый, күпме “ярамый-ярамый” дип чыбыклап торсаң да, тамак тәмугка кертер дигәндәй, гел шул ярамаган якка чыгу җаен карыйлар. Яңавылныкылар шуны гына көтеп тора, диярсең, атка атланган каравылчы килеп тә җитә, безнең авыл малларын куып алып та китә. Ә көн кичкә
авышкач, безнең авыл ир-атлары җыелышып, малларын алырга бара. Анда ничек аңлаша торган булганнардыр, белмим, күп очракта Яңавыл халкы “аңлашырга” безнең авылга килә иде. Авылга дигәч тә, авыл эченә түгел, елганың аръягына, юан күсәк, сынык сәнәк, тырма сабы ишеләрне күтәреп. Безнекеләр дә су буена төшә. Һәм китә аңлашу... Колхоз эшеннән кайткач җыелыша торган булганнардыр. Мин караңгылыктан ишетелгән тавышларны гына хәтерлим. Ни өчен дисәң, без – бала-чагалар, әни-әбиләргә ияреп, тау башыннан карап, тыңлап тора идек. Кичке эңгердә “шак-шок”, “дөп-док” иткән, кычкырган, ыңгырашкан, “бәр, давай”, “яннан”, “арттан” кебек тавышлар тын һаваны ярып, еракларга яңгырый. Җыелышкан хатын-кызлар “аһ-уһ” итә дә “Әнә, Әшрәфҗан баш белән бәрде...”, “Монысы Мәсрур башы”» дип кычкырып җибәрә. Күп тә үтми, караңгылыкны ярып, атлар кешнәтеп, яңавылларның таралышканы ишетелә. Кайсының башы, кемнеңдер кулы бәйләнгән безнекеләр дә тауга күтәрелә башлый. Кемнәрнедер ике яктан култыклаганнар, кемдер үзе титаклый... Алар тау башына менеп җиткәнче, әниләр безне җитәкләп өйләребезгә таба алып китә. Шул рәвешле айлар-еллар буе аңлаша торгач, Яңавыл авылы юкка чыкты, кешеләре башка авылларга күченеп бетте...

(Дәвамы бар).

Шәмсия Җиһангирова, Казан.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев