Карга баласы
Кечкенә Айсылу капка төбенә уйнарга чыкты. Кояш кыздыра. Урамда уйнарга ник бер иптәш күренсен.
Айсылу, як-ягына карангалап торгач, үзенә шөгыль дә тапты. Ул, юлда исәпсез-хисапсыз яткан вак ташларны сайлап, буш консерв савытына тутыра башлады. Ташларны, берәм-берәм алып, әйләндерә- әйләндерә карады да: “Менә бусы – сырлы агы – аш пешерергә, симез иткә охшаган; болары – матур зәңгәре, алсуы – “секрет” ясарга”, — дип үзалдына сөйләнде.
“Секрет”ны балалар болай ясыйлар: җиргә кечкенә генә чокырчыклар казыйлар, алар эченә төрле матур әйберләр салалар. Монда төрле ташлар, кәнфит кәгазьләре, төсле пыялалар – бар да бар. Чокыр өстенә туры килерлек зурлыкта пыяла каплыйлар. Шуннан, пыяла өстен күренмәслек итеп, туфрак белән каплап куялар. Уйнаганда, балалар берсен-берсе чакырып, үзләренең “секрет”ларын күрсәтәләр: имән бармаклары белән түгәрәкләп пыяла уртасын ачалар. Чып-чын калейдоскоп диярсең! Бер-берсенең “секрет”ын мактап та куялар инде шунда.
Айсылу шулай, мавыгып таш җыеп йөргәндә, тын урамны ярып: “Әни!” – дигән үзәк өзгеч тавыш ишетелде. Кыз, ташын учына кысып, тураеп басты. “Әнием!” Кыз бар йөрәге белән кемгәдер ярдәм кирәк икәнен аңлап алды. Тавыш килгән якка йөгерде. Тавыш иске базар ишегалдыннан килә иде. Айсылу, койма ярыгына сарылып, базар эчен күзәтте.
Базар ишегалдында тезелеп киткән сату рәтләренең беренчесе янында ике малай басып тора. Айсылу киштәдә кара төстәге кошчыкны күреп алды. Малайларның зуррагы, мопедыннан бензин агызып, кошның өстенә сибә, ә кечерәк малай, шырпы кабызып, кошның каурыйларына төртә. Шул вакыт карга баласы, авызын зур итеп ачып, ачыргаланып кычкыра. Карга баласы чакырган икән ярдәмгә! Ә баш очында гына ике зур карга бәргәләнә: кычкыралар, малайларның башларына сугыла язып очалар. Кошның әти-әнисе, күрәсең. Мескен кошлар күпме тырышсалар да, газиз балаларына берничек тә ярдәм итә алмыйлар. Айсылуның йөрәге ярсып типте, үзе бер урында таптанды. Ләкин керергә җөрьәт итмәде. Апасы ярдәм итә алыр иде, мөгаен.
Айсылу томырылып өйгә чапты. Ишегалдына керә-керешли: “Апа, Нурсибә апа!” – дип кычкырды. Нурсибә, өченче сыйныфта гына укуына карамастан, күрше-тирә малайлар арасында көчле булуы һәм тәвәккәллеге белән абруйлы. Апасы, сеңлесенең өзек- төтек сөйләвен тыңлап бетермәстән урамга чапты. Айсылу чак ияреп җитеште аңа. Нурсибә тәвәккәл адымнар белән малайларга таба атлады:
– Бирегез!
– Карга кирәкмени? – дип хихылдады малайларның берсе. Әмма кошчыкны бирергә мәҗбүр булды.
Нурсибә карга баласын сак кына күкрәгенә кысты, аның артыннан Айсылу теркелдәде. Малайлар алар артыннан көлешеп калдылар. Ә карга баласының әти-әнисе кызларга ияреп очты.
Горурлана Айсылу Нурсибә апасы белән! Нинди батыр аның апасы! Хәтта үзеннән зуррак малайдан да курыкмады. Кызлар үзләренең ишегалдына керделәр. Әниләре, Рәмилә апа, кое буенда кер юып йөри. Ул кызларына борылып карады:
– Кызым, ни ул кулыгызда? Тагын песи баласы алып кайттыгызмы?
– Юк, әни, ул – карга баласы.
Рәмилә апа тураеп басты, кызлары янына барды. Айсылу белән Нурсибә коточкыч хәлне бәйнә-бәйнә сөйләгәч, гаҗәпләнү һәм нәфрәт белән:
– И-и, Ходаем! Каян уйлап тапканнар, юньсезләр! – дип уфтанды.
Рәмилә апа, кулларын алъяпкычына сөртеп, өйгә юнәлде.
– Хәзер, хәзер, көтеп торыгыз!
Әниләре тиз генә әйләнеп чыкты:
– Менә шушы катык пешкән җирләрен төзәтер.
Кызлар карга баласының көйгән каурыйларына бармаклары белән катык сыладылар, карганың авызына да каптырдылар. Карга баласы әллә йомшак куллы адәм балаларына ышанды, әллә җәфәлаудан кычкырып арыды – тынычланып калды. Нәни кош күңеле ниләр уйлады микән шул чакта? Үзеннән бик күпкә дәү, көчле адәм балаларының рәхимсезлеге турындамы? Юктыр, ул бөтен балалар кебек үк тизрәк әти-әнисенә сыенырга теләгәндер, “Бу хәтәрдән кайчан котылырмын?” дип уйлагандыр. Ә әткә карга белән әнкә карга ишегалдындагы багана башыннан күзәтә иде, ара- тирә кычкырып та куялар.
– Әни, әни, әнә аның әтисе белән әнисе!
Айсылу, апасыннан башка бер эш кыралмаса да, үзен батыр коткаручы итеп хис итте.
– И-и, балалар – бәгырь итләре шул, һәммә җан иясенә дә кадерле!
Нурсибә белән Айсылу карга баласын берничә көн ашатып, авызына җим салып тордылар. Ә беркөнне әниләре:
– Карга баласының хәле әйбәт. Су буена алып төшеп, зур өянке төбенә куегыз, әти-әниләре бик борчылалар. Ничә көн багана башында утыралар, бахырлар, – диде.
Нурсибә белән Айсылу, карга баласын алып, су буена төшеп киттеләр. Алар артыннан каргалар да иярде.
Кызлар карга баласын карт өянкенең кайсы җиренә куярга белми аптырадылар. Ахыр чиктә кошчыкны өянкенең төбенә куйдылар да, борылып карый-карый, өйләренә юнәлделәр.
Икенче көнне Нурсибә белән Айсылу, карга баласының хәлен белергә су буена төштеләр. Ләкин кошны тапмадылар. Нурсибә шомлы уйларын Айсылуга сиздермичә:
– Карга баласын әтисе белән әнисе ояларына алып киткән! – диде ышанычлы тавыш белән.
– Әйе, апам, әйе! – диде Айсылу, шатланып. Апасы әйтә икән – хак әйтә инде ул.
Җәйләр узып, көз җитте. Кызлар, аркаларына букчаларын асып, бакчада үскән чәчәк бәйләмнәрен тотып, мәктәпкә киттеләр. Нурсибә сеңлесен кулыннан җитәкләгән, ә Айсылу бөтен гәүдә авырлыгын апасына салып, артка таба авышып кына бара. Апасы аны ачуланмый. Сеңлесе дөньяга килгәч тә, Нурсибәнең нәни йөрәгендә бик зур җаваплылык хисе барлыкка килде. Беренче тапкыр нәни Айсылуны күргәннән бирле сеңлесен кайгыртып кына тора ул. Мулла бабай исем кушкан чакта бик курыкты Нурсибә. Чит- ят бер бабай, сеңлесен зур мендәргә салып, колагына иелгәч, елый-елый йөгереп килде:
– Апаемны бирмим! Апаема тимә!
– Беркем дә тими апаеңа, кызым. Исем генә куша мулла бабай, – дип, әнисе тынычландырды Нурсибәне.
Менә ике бертуган Бакча урамына борылдылар. Бу урамның һәр ихатасында зур-зур өянкеләр һәм башка төрле агачлар үсә. Агачлар өстендә, “Кар да кар!” кычкырып, каргалар оча. Нурсибә күккә күтәрелеп карады:
– Апаем, кара әле, кара!
Айсылу апасы күрсәткән якка күз салды. Ә анда, нәкъ аларның баш очында, канатлары телем-телем кителгән карга түгәрәк ясап әйләнә. Нурсибәнең күзләренә шатлык яшьләре бәреп чыкты. Әйе, бу аларның карга баласы иде! Инде шактый үскән, очарга өйрәнгән карга, кызларны мәктәпкә хәтле озата барды...
Йолдыз Зәкиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев