Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Укучыларыбыз иҗаты

Ашагыз, кошкайларым!

Мөслим гимназиясе укучылары яза.

Ашагыз, кошкайларым!

Әйләнә-тирә мохит белән танышу дәресләрендә без кошлар турында бик күп мәгълүмат алдык. Күчмә һәм кышлаучы кошларны танырга өйрәндек. Кышын безнен якларга кайтучы кошларның дуслары һәм дошманнары, алар яраткан ризыклар хакында сөйләштек. Сыйныфыбыз белән кошлар өчен җимлекләр ясадык һәм гимназиябез бакчасындагы агачларга урнаштырдык. Һәр көнне кошлар ашханәсен күзәтеп, ашарга салып торабыз. Тамаклары тук булгач, кошларга салкыннар куркыныч булмас. 
Камилә Мөхәммәтова.

***
Кыш көне безнең якларда калучы кошларга салкыннар түгел, азык җитмәү бик куркыныч. Шуңа күрә без, җимлекләр ясап, кошларны сыйлыйбыз. Анда һәр көнне песнәкләр, чыпчыклар, кызылтүшләр килә. Мин аларны күзәтергә яратам.
Самир Бәдретдинов.

***
Кошлар – безнең дуслар. Җәй көне алар безгә бик күп файда китерәләр. Ә кыш көне без аларга ярдәм итәргә тиеш. Без авылда агачка җимлек элеп куйдык. Мин анда ярма, көнбагыш салам. Кошлар рәхәтләнеп ашый.
Ралина Сираева.

***
Без кошларны ашатабыз. Ләкин аларга бөтен ризык та файдалы түгел. Кошларга ипи валчыклары бирергә ярамый. Ә менә ярма, чикләвек, көнбагышны алар яратып ашый.
Тимур Хаҗиев.

Хәерле иртә!
Беркөнне иртән мәктәпкә барганда миңа таныш булмаган малай: “Хәерле иртә!” – диде. Мин дә аңа шулай җавап бирдем. Шул көннән без аның белән дуслаштык. 
Гомәр Моратов.

Мәрхәмәтлелек 
Минемчә, мәрхәмәтлелек ул – яхшы гамәлләр эшләү. Мәсәлән, өлкәннәргә булышу, дустыңа ярдәм итү. Мәрхәмәтлелек һәркемнең күңелендә булырга тиеш.
Илдан Муллагалиев.

Битараф булмыйк
Һәркемнең күңелендә әз генә булса да яхшылык була. Дөрес, бик әдәпле, акыллы кешеләр дә күп. Ләкин арада: “Мин – яхшы” – дип, начарлык кылучылар да бар. Андыйларга төзәлү беркайчан да соң түгел. Битараф булмаска кирәк.
Фирас Нассер.

Кешене үпкәләтмә
Кешенең эшләгән яхшылыгына беркайчан да начарлык белән җавап бирергә ярамый. Башкаларны үпкәләтү – бик начар гадәт. Мин кешеләрнең яхшы булуын телим. Үзем дә яхшы булырга тырышам. Ләкин күпвакыт барып чыкмый. 
Артем Чернов.

***
Эшләгән яхшылыгың өчен беркайчан да түләү сорама. Чөнки яхшылыкның бәясе дә, хакы да юк. Ул бушка эшләнә торган гамәл. Һәркемнең эшен бәяли белергә кирәк. Урамда җыештыручы чисталыкны саклый. Шуңа күрә, чүп ташларга ярамый, җирдә яткан чүпне чүп савытына салырга кирәк. Яхшы кешеләр булыйк!
Ралина Сираева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев