Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы1

Әдәби мизгел. Очланмый калган кибәннәр... (беренче бүлек)

Фәтхулла АБДУЛЛИН. Повесть. Авыл җирендә кан-яшь түгеп оешкан күмәк хуҗалыклар тернәкләнеп, халык та яңа тормышка күнегеп килгән утыз тугызынчы елларда башланды бу фаҗига. Бу чорда инде ликбезлар бетерелгән, гади крестьян гына түгел, тулаем СССР дигән ил халкы да яңа, бәхетле тормышка өметләнеп, хәтта, ышанып яшәгән еллар иде.

Шулай булмыйча! Ил буйлап гел генә дошман эзләп йөреп буламени? Адәм баласы шушы кыска гына алтмыш-җитмеш еллык гомерендә кешечә, адәм рәтле яшәргә тиеш, ләбаса. Әнә ич, балалар укытырга килгән Фатыйма да колхозчыларга лекция укыганда кешеләрне өметләндерерлек сүзләр генә сөйли.

Ык буена терәлеп утырган Салих авылы кешеләре (сөйдергеч бөтие бар идеме?) бу яшь кенә кызны бик тиз яратып өлгерделәр. Ул, килүенә нибары ике генә ай булса да, авыл халкы белән бик тиз уртак тел тапты. Олы кешеләр белән генә түгел, хәтта, укучы балалар белән дә үзе башлап исәнләште. Өлкәннәрнең хәл-әхвәлен сорашса, балалар белән тиңе күреп сөйләште. Яшьләр арасында белеме белән үзен башкалардан өстен куеп һаваланмады. Гәрчә, чибәрлеге белән әз генә масаебрак куйса да, аңа үпкәләүче, авыз турсайтучы булмас иде. Әнә бит, чәч кистерү дигән афәтнең ни икәнен дә белмәгән бер чорда, Фатыйманың хәтта чәч кыскартуын да гаепләп сүз әйтүче кеше, ай-һай, булды микән? Дөрес, чыраена бәреп әйтмәсәләр дә:

- Һи, марҗалар кебек чәчен кистергән!

- Әйтмә, җаный, татар кешесенә бер дә килешми инде, дип, үзара пышылдашучы карчык-корчыклар булды анысы.

Ә менә яшь-җилкенчәк аның шушы дулкынланып, җилкәләренә төшеп торган куе кара чәчләренә, карлыгач канатыдай кыйгач кашларына, ниндидер аңлатып булмастай тылсым бөркеп торучы сихри күзләренә (пешкән чия төсле мәмрәп торган иреннәрен әйткән дә юк инде!) гашыйк булмаган егет авылда калды микән?! Юк, эчендә җаны булган егет баскан җирендә ут чыгара торган чибәрне күргәч, ничек түзеп торсын инде? Булмасны! Син аның ялкынында янарга әзер. Ул сүз әйтү кая, ым гына какса да, авылның типсә тимер өзәрдәй теләсә кайсы егете аның белән җир читенә китәр иде.

Фатыйманың көлүе дә бит башка кызларныкыннан ягымлырак. Аның тавышы да, җәйге таң җиледәй, йомшак. Мондый тавышны сәгатьләр буе тыңласаң да ялыктырмый, киресенчә, җанга ятышлы җыр шикелле, тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде.

Һәм... Берзаман (кирәк бит!) авылның уңган егетләреннән Касыйм белән Хәйдәр дә Фатыймага күз атып йөри дигән хәбәр таралды.

Ык елгасы, башлар әйләнерлек текә ярларына басып караганда, талгын гына аккансыман тоелса да, суына керсәң, агызып алып киткәнен сизми дә каласың. Авылга Фатыйманың килүе дә, Ык сулары сыман, шушы Ык буенда туып-үскән, ялан аяк аның болыннарында бергә җиләк җыеп, суларында бергә коенып, бергә балык тотып йөргән ике бертуганны үзләренә дә сиздермичә, мәхәббәт дигән, әле беркем тарафыннан да сере ачылмаган Олы диңгезгә агызып алып китте. Икесе ике көймәдә булса җиңелрәк булыр иде. Ә биредә көймә бер генә кешелек: анда икенчесенә урын юк....

Соңгы вакытта ике бертуган юк-бар өчен дә ызгышып китә башладылар. Көндез әле бер хәл икесе ике җирдә эшләсә, үз хуҗалыгыңда алай итеп булмый. Телисеңме, теләмисеңме, бергәләп печәнен дә чабарга, бергәләп утынын да кисәргә кирәк. Шулай беркөн алар гаиләләре белән Ык буендагы болында печән кибәне куеп йөриләр иде. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти покоста шытырдап кипкән печәнне тырмалары белән күбәләргә өеп бара. Касыйм белән Хәйдәр күбәләрне ташып, кибән куялар.

Иртәнге салкында эшләве дә рәхәт. Көн кыздыра башлаганчы ничек тә күбрәк эшләп каласы килә. Тик төннең бер тотам чагы. Кояш бер дә Агыйделнең аръягында түгел, әйтерсең, Акай тавы артында гына посып яткан, кай арада килеп тә чыкты, тизрәк кыланыгыз дигән шикелле кыздыра да башлады. Шулай да егетләр бирешмиләр. Печән исе аңкып торган болында бүген алар хуҗа.

Сәмигулла абзый, үзләренә сиздермичә генә, улларына карап-карап ала. Аларның кулларындагы кораллары уйнап торуына сокланып, сөенеп бетә алмый. Аллага шөкер, эшсөяр итеп үстерде ул улларын. Икесе дә күктәге лачын кебек чая, судагы балык кебек җитез. Иншалла, кая гына барсалар да, югалмаслар.

Кибән кеше биеклеге булганнан соң, кемгәдер өскә менеп үзәгенә су үтмәсен, печәннәр шуып төшмәсен өчен, тәртибе белән салып барырга кирәк. Монда инде җегәр генә җитми, тәҗрибә дә кирәк. Андый җаваплы эшкә, гадәттә, өлкәнрәк кешене куялар. Касыйм өлкән буларак, өстә - энесе биргән печәнне тәртибе белән салып тора. Эшләсәң эш карышмый инде ул. Кибән күзгә күренеп үсә бара. Кибән үскән саен, Хәйдәр кулындагы сәнәк тә кыскара бара. Касыйм инде икенче мәртәбә энесенә:

- Озын сәнәк белән бир, интекмә! - дип карады.

Авылда туып-үскән кеше белә булыр - кибән куйганда баштарак, кыскарак саплы тимер сәнәк белән эш итсәләр дә, өскә таба инде, элмә йә шомырт агачыннан ясалган озын сәнәккә күчәләр. Бердән, андый сәнәкнең, өчаяк шикелле чатланып торган җәпләренә салам йә печән күбәсе белән кереп утырса (күтәрергә көчең генә җитсен), икенчедән, ул сәнәк белән биргәндә өстәге кешегә печәнне тәртибе белән кабул итеп торуы да җайлы. Касыймның әнә шул сәнәк турында әйтүе иде. Юк кына бит! Сүзен сүз итмәсә Хәйдәр буламени?! Абыйсының сүзенә каршы ул:

- Ә син үз эшеңне кара! Кибәнең бер якка авып бара! - дип, сикерә-сикерә булса да, ташыган печәнен кыска сәнәк белән аткаруын белде.

Касыйм энесенең кыланышына карап торды-торды да, түзмәде:

- Борынына ис керә башлаган бит. Тизрәк үсәсе килә инде маңка малайның, - дип әйтеп ташлады.

Гарьчел Хәйдәргә шул сүз җитә калды.

- Нәрсә?

Ул сәнәге белән абыйсына сугарга омтылып, кибән тирәли сикерә башлады. Касыйм да куркаклардан түгел, ул да кулындагы сәнәге белән энесенә сугарга үрелде. Тимер сәнәкләр бер-берсенә орынып, чалгы чүкегәндәге сыман чыкылдарга тотынды. Сәмигулла абзый килеп улларын әрләп ташламаса, аларның бу чәкәләшүе ни белән беткән булыр иде - билгесез.

Бу вакытта Саҗидә түти яр буенда чәй кайнатып йөри иде. Улларының ызгышын ул күрми калды. Әбәт вакытында, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигәндәй:

- Гүәрдин кебек егетләр үстердек. Кайчан безгә килен хөрмәте күрергә насыйп булыр икән? Кызлар кияүгә китеп беткәч, хатын-кыз эше үземә генә калды бит, атасы. Син әзрәк уйлыйсыңмы, юкмы шул хакта? - дип читләтеп кенә улларына төрттереп куйды.

Табигате белән кызу канлы Хәйдәр, шундук сикереп тә торды, әйтерсең, аның каршында пар ат җиккән кияү егете кәләшкә барырга әзер тора иде, ярып та салды:

- Мин риза! Кәләшкә хет бүген үк яучы җибәрегез! - Һәм ул очкын чәчеп торган күзләре белән бер әтисенә, бер әнисенә карап алды.

- Күз атып йөргән кызың бармы әллә? - дигән булды әтисе, гәрчә, улларының соңгы вакытта еш кына чәкәләшүенең сәбәбен яхшы белсә дә.

- Ник булмасын, бар! - диде Хәйдәр, үзенә хас кайнарлык белән.

Чыбыксыз телефоннар эшләп тора. Улларының хәле Саҗидә түти колагына да килеп ирешкән иде ирешүен. Шулай да белмәмешкә сабышып сораган булды:

- Кем инде ул?

- Укытучы кыз Фатыйма!

Фатыйма сүзен ишетүгә барысы да - ата белән ана да, малайлар да -тынып калды. Бу минутта, әйтерсең, Ыкның мең төрле чәчәккә күмелгән шушы тугаенда мең төрле бөҗәкләрнең симфониясе дә тукталды.

Бу мизгелдә Хәйдәрнең күңелендә аңлаешсыз хисләр өермәсе кузгалды, йөрәге ярсып типте. Аның Фатыйманы ничек тә үзенеке генә итәсе килә иде. Ул берара хәтта кызны урлап алып китәргә микән әллә дип тә уйлап алды.

- Ата-бабадан килгән йола да бар бит әле, улым, - диде бераздан соң Саҗидә түти, сабыр гына. - Безнең татарда гомер-гомергә өлкәннәрне хөрмәт иткәннәр. Абыеңнан узып өйләнү килешер микән?

Касыйм рәхмәтле карашы белән әнисенә күз сирпеп алды.

Сәмигулла абзый, уйламыйча, тота-каба гамәл кыла торган кеше түгел иде. Бигрәк тә балаларын кияүгә бирү, өйләндерү кебек үтә дә җитди мәсьәләдә. Балаларыңны башлы-күзле итү - әйтергә генә ансат. Ул сиңа базардан мал алып кайту гына түгел. Малны да карап аласың. Аны, хет, ошамаса, сатып җибәрергә була. Ә килен төшерү гомердә бер мәртәбә генә булырга тиеш. Нәселдә шулай килгән. Ул әңгәмәгә үзенчә нокта куйды.

- Ярар, бу турыда яңадан ныклап сөйләшербез. Әнә, күрәсезме, яңгыр болыты килә, кибәнне тизрәк очларга кирәк. Әйдәгез!

Ул иң беренче үзе торып басты. Офык читендә, чыннан да, мамык кебек кабарган болытлар шәйләнә иде. Дәррәү кузгалдылар.

Эчендәген чыгарып түкмәсә дә, җәмәгате Сәмигулла абзыйның күңеленә яңгыр болытыдай авыр уй салган иде. Саҗидә дә хаклы анысы. Өйдә хатын-кызның эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Кер юу, су ташу, ашарга пешерү... - барысы да аның җилкәсенә төшә. Тик, аннан да мөһимрәге бар - малайларның көн саен диярлек чәкәләшүенә чик куярга кирәк. Юкса, ачу - аю. Алла сакласын!

Һәм.... көзге кыр эшләре бетәр-бетмәс, Фатыйма Сәмигулла абзыйлар йортына килен булып төште. Бертуганнарның Фатыйма артыннан йөрүен белгән авылдашлары "Кызу канлы Хәйдәргә караганда, акыл белән эш итүче Касыймны өстенрәк күргәндер", дип, үзләренчә нәтиҗә ясадылар. Ә Фатыйма? Дөресен генә әйткәндә, Фатыйма туганнарның икесен дә бердәй яратты. Юк, юк, азгын хисләр белән түгел! Аллам сакласын! Аларның икесе дә эшчән, икесе дә булган егетләр. Куллары ни тотса, шуны белә. Тик кыз аларның кайсын күбрәк ярата, кем аның өчен яхшырак? Ул үзе дә тәгаен генә әйтеп бирә алмас иде.

Хәйдәр туйдан соң авылда озак тормады. Көн дә Фатыйманы күреп, йөрәк итем таланмасын дигәндер инде, шахтага китеп барды.

Фатыйма авылда туып-үскән кыз, вакыты булганда, ир-ат эшен дә (хатын-кыз эшен әйткән дә юк инде) эшләп куя. Сәмигулла абзый белән Саҗидә түти уңган киленле булуларына сөенеп бетә алмадылар.

Тормыш үз агымы белән дәвам итте. Салкын кыш үтте. Кешеләр язгы чәчүгә бүген чыгабыз, иртәгә тотынабыз дип йөргән көннәрнең берсендә давыл чыкты. Аны давыл дип кенә дә булмый, чын мәгънәсендә, гарасат купты. Ул байтак кешеләрнең өй түбәләрен алып ыргытты, кышлыктан калган печән кибәннәрен туздырды. Аның көченә каршы тора алмыйча, агачлар шартлап сынды. Әмма авыл кешеләре өчен иң үкенечлесе өй түбәләре дә, печән кибәннәре дә түгел, төбе-тамыры белән куптарып ташланган ялгыз карама булды. Юл буенда юлчыларга маяк булып утырган, кабыклары буразна-буразна булып яргаланып беткән бу карт карама, мөхтәрәм аксакал кебек, Салих авылы кешеләренең тормышы белән яши, гүя, шушы авылның тулы хокуклы бер әгъзасы иде. Кешеләр нинди дә булса вакыйга сөйләгәндә: "Ялгыз карамага җиткәч... Ялгыз караманы гына үткән идем...", - дип, аны кыстырып сөйләргә яраталар. Әйтерсең, бу карамадан башка ул вакыйга була алмас, ул булмаса дөньяның бер чите китек булыр иде. Әгәр кемдер юл хәлләрен сөйләгәндә караманы кыстырмаса:

- Юк, син әйт, караманы үткәч күрдеңме син ул бүреләрне, карамага җиткәнчеме? - дип, әңгәмәдәшеннән сорап куялар. Әйтерсең, бүреләр көтүе белән шушы карама тирәсендә генә йөрергә тиеш. Әйтерсең, дөньяда барган вакыйгалар күзгә күренмәс җепләр белән шушы ялгыз карамага килеп тоташкан иде. Бу тикмәгә генә булмаган күрәсең. 1941 елның җәендә сугыш башланды!..

Сугыш гарасаты да шулай бик күпләрнең язмышын төбе-тамыры белән куптарып ташлады, астын-өскә китерде.

Күпләр беренче көнне үк сугышка китте. Кемнәрдер берничә көнгә соңрак. Сугыш Салих авылының берсеннән-берсе гаярь егетләрен чүпли торды. Атна-ун үттме-юкмы, ул Касыймны да эзләп тапты. Алар әтисе белән Ык буендагы болында печән кибәне куеп йөриләр иде. Ул авыл Советындагы дежур малайның чатыр чабып килүен ерактан ук күрде. Малай, сулуы кабып, башта сүзен әйтә алмый торды. Аның авызыннан чыккан өзек-төтек сүзләреннән Касыйм хәзер үк кайтып җитәргә кирәклеген генә аңлады. Ни үкенеч, кибән очланмыйча калды...

Касыйм белән бергә тагын берничә егет китәргә тиеш иде. Алар атка төялеп, бер генә мәртәбә авылны әйләнделәр. Касыйм авылны чыгып киткәндә түзмәде, гармунга кушылып җырлап җибәрде:

Агыйделкәй буе юа ла,

Алмачуар атлар юл ала.

Агымсудай безнең гомерләр

Дулкыннарга кереп югала.

Аның җырына иптәшләре дә кушылды.

Агымсудай безнең гомерләр

Дулкыннарга кереп югала...

Күмәк җыр моңга әйләнеп, бик күпләрнең бәгыренә килеп орынды...

Фатыйма ике айлык имчәк баласын күтәреп, мөлдерәмә тулы күз яшьләре белән ирен сугышка озатып калды. Ирләр атларын чаптырып китеп бардылар. Җәйге челләдә аларның артыннан тузан болыты күтәрелеп калды.

Касыймның күңеле сизгәндер ахры, сугышның беренче көннәрендә үк аның күкрәп торган яшь гомере, җырдагыча, "... дулкыннарга кереп югалды". Уйласаң, бер Касыймның гына түгел, ул чакта бик күп өрлектәй егетләрнең гомере сугышның гарасатлы силенә кереп югалды. Немецлар белән сугышка кергәндә (бала-чага уены мени?) типсә тимер өзәрдәй егетләргә агач мылтык тоттырдылар. Аның белән ничек сугышасың, кемне куркытасың? Баштанаяк коралланган немец түгел, чыпчык та курыктый ич ул агач мылтыктан!

Ә тыл, мескен, тиресеннән чыгардай булып, җан-фәрманга тырышты. Бигрәк тә авыл кешесе таңнан торып, кояш батканчы эшләде. Үзе ашамаса ашамады, игенен үстереп бирде. Сабыйларның авызыннан өзеп итен, сөтен, йомыркасын дәүләткә тапшырды. Чабата киеп йөрсә йөрде, фронтка җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрде. Һәй, санап кына бетерерлекме соң?!.

Сугыш шәһәр кешеләрен дә аямады. Фронтка киткән әтиләре урынына малайлар станок артына басты. Кавырсыннары катмаган ул үсмерләр өлкәннәр белән беррәттән уникешәр сәгать эшләде. Азык-төлек талонга калды...

Ул чорда хат ташучы Сәлимә апа районнан ике генә төрле хәбәр алып кайта иде: йә кайгылы кара кәгазь, йә өзелмәгән өмет - фронттан сәлам хаты. Ул урам буйлап хат өләшеп йөргәндә ире, йә уллары сугышка киткән кешеләр аны тәрәзәдән "и, безгә кермәсә ярар иде, безгә таба борылмаса гына ярар иде", дип шөбһәләнеп карап торалар иде. Ул керми китсә әле бер хәл: кешедә өмет кала. "Димәк, аның сөеклесе исән! Хат язмаса язмас. Бик каты сугыш бара диләр ич. Вакыты гына юктыр", дип юанды.

Ә инде хат ташучы кемгәдер борылса - эш харап! Йөрәкләр жу итеп куя: нинди хәбәр китерер икән - сәлам хатымы, йә...? Тфү, тфү! Әйттем исә кайттым, Ходаем, үзең сакла!

Хат ташучы бу юлы Сәмигулла абзыйларга беръюлы ике хәбәр китерде. Аның берсе Хәйдәрдән хат булса (аны да сугышка алганнар икән), икенчесе... Касыймның хәбәрсез югалуы турында кайгылы кәгазь иде. Ул көнне Сәмигулла абзыйларның йортына килгән кайгыны сөйләп кенә аңлата торган түгел иде. Елый-елый күз яшьләре кипкәч, өйдә мәет чыккандагы сыман, авыр тынлык урнашты. Кулдан эш киттте. Йортта нәрсәдер эшләргә беркемнең дә кулы бармады. Ул көнне, хәтта, әйтергә дә оят, гомердә беренче тапкыр сыер савылмыйча калды. Ул көнне кайдадыр, мич артында ялгыз чикерткә генә, ачу китереп, өзми дә, куймый да төне буе чырлады.

Касыймның югалу хәбәре белән Саҗидә түти бөтенләй килешмәде.

- Дөрес түгел бу. Нишләп минем улым югалсын ди. Минем улым бияләй түгел бит, төшеп югалырга. Пәһлеван кебек егет, ләбаса, минем улым, - дип кабатлады. Хәбәрсез югалды дигән сүзне ишетергә дә теләмәде.

Сирәк-саяк кына булса да, аның сүзенә куәт, күңеленә өмет бирә торган хәбәрләр дә ишетелә иде.

- Әнә, Байлар авылының Закирҗан абзыйны да шулай хәбәрсез югалды дигән булганнар икән дә, ике ай үткәч, үзеннән хат килеп төшкән. Госпитальдә ятам дигән.

- Әнә, Сәфәр авылында да шундыйрак хәл булган ди. Үлде дигән хәбәре килгәч, өч айдан соң култык таяклары белән булса да, үзе кайтып төшкән ди.

Киленнәре Фатыйма да беркөн мәктәптән, кош тоткан малай кебек, канатланып кайтып керде.

- Әнкәй, әнкәй! Чишмәдән килеп укучы Фаяз исемле малай бүген мәктәпкә килмәде. "Нишләп килмәде, нәрсә булды?" дип сораган идем, балалар аның сугышта хәбәрсез югалган әтисе кайткан, шуңа килмәде диделәр. Барып белешик әле, Касыймны күрмәде микән?

Биана белән килен биш чакрым җирне, эһ тә итми, җәяүләп үттеләр. Бәхетле гаиләнең йортын да эзләп таптылар. Тик, өметләр генә акланмады. Ул кеше Касыймны очратмаган икән шул. Шулай да акыллы адәм икән:

- Бу сугыш элеккеләре ише генә түгел. Анда ата улны, ана кызны белми дигәндәй, ул мәхшәрдә төрле буталчыклар булырга мөмкин. Сез, Саҗидә түти, бик бетеренмәгез әле. Бәлки сезнең улыгыз да кайтыр, - дип, аларны тынычландырып җибәрде.

Ялгыз калган чакларында Фатыйманың күңеленә әллә нинди ямьсез, кеше ышанмастай уйлар килә. Кайчагында аның уйлары, ни өчендер, гел ялгыз карама тирәсендә әйләнә. Ялгыз карама - ялгызлык билгесе булды микән соң әллә? Утырсын иде шунда Тамьян тавы башында ялгызы җил йотып. Ә ул кайгы-хәсрәтләре хәттин ашкан булгандыр... Түзәр хәле калмагандыр... Чыдамады... Ауды... Бәлки, ул барлык ятим-җилпенен, ялгызларның ачы кайгысын үзенә йотып-сеңдереп баргандыр... Бәлки, аның кабыклары да шуңа күрә буразна-буразна булып яргалангандыр? Без белмәгәч тә... Ул аугач, аның урынына кемнәрдер ялгыз калырга тиеш микән соң әллә? Төннәр буе шулай уйлап ята торгач, киеренкелектән аның башы сызлый, колаклары чыңлый башлый. Кая инде ул андый чакта йоклау?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев