Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» бәйгесе старт алды

Конкурста катнашучылар законнарны, шулай ук рус, татар телләрен һәм бер чит телне белү буенча тестлаштыру узачак.

Казанда бишенче тапкыр «Татарстанның иң яхшы дәүләт гражданнар хезмәткәре» бәйгесе старт алды. Ачылыш тантанасы Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсендә узды.

Быел комиссия әгъзалары 25 министрлык һәм ведомствоның 54 гаризасын карады. ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов сүзләренчә, иң яшь конкурсантка – 24, ә иң тәҗрибәлесенә – 51 яшь. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән гаризалар аеруча күп килгән.

Конкурста катнашучылар законнарны, шулай ук рус, татар телләрен һәм бер чит телне белү буенча тестлаштыру узачак.

Аларның бу өлкәдәге белемнәренә КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты укытучылары бәя бирәчәк. Конкурсантлар шулай ук электрон документлар әйләнеше системасы, төбәк географиясе һ.б. өлкәләрдәге белемнәрен күрсәтәчәк.

Бер айдан соң бәйгенең икенче этабы старт ала. 12 җиңүчегә 6 ноябрь — Татарстан Конституциясе көнендә бүләкләр тапшырылачак.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт гражданнар хезмәткәре бәйге

Реклама
Реклама
2
X