Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Чаллы егете WorldSkillsта металл танк җыю биремен үтәүне төгәлләде

“Чемпионат тарихында әле беркемнең дә бу биремне 100 процент балл белән үтәгәне юк иде”, - диде ворк-шоп менеджер ассистенты.

WorldSkills дөнья чемпионатында “металл конструкцияләр җитештерү” компетенциясендә ярыш тәмамланды. Анда Россия данын Чаллы егете Илнур Дәүләтшин яклады. 13 илдән вәкилләр металл танк җыюда көч сынашкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ворк-шоп менеджер ассистенты Илшат Зайнаков сөйләде.

“Бу бирем сер иде. 23 август көнне егетләргә нинди бирем булачагын әйттеләр. Алар өч көн эчендә махсус сызымнардагы мәгълүматка нигезләнеп, танк җыярга тиеш иде. Ул чын танк имитациясе буларак хәрәкәтләнергә тиеш”, - диде ул.

Биремне үтәүгә 19 сәгать бирелгән. Көненә уртача алты сәгать эшләгәннәр. Әңгәмәдәш сүзләренчә, бу бик катлаулы бирем. “Чемпионат тарихында әле беркемнең дә 100 процент балл белән үтәгәне юк иде”, - диде.

“Беренче модуль – шасси, икенче модуль – башня җыеп, өченче модульда шассины башня белән берләштерергә тиеш иделәр. Безнең егетебез чит ил вәкилләре дәрәҗәсендә эшләде дип бәялим. Безнең өчен бу икенче чемпионат. Абу-Дабида Илнур чемпионатның ничек узганын барып караган иде”, - диде Илшат Зайнаков.

Казан политехник көллиятенең производствода өйрәтү мастеры Зөлфәт Сөнгатуллов – Илнур Дәүләтшинның тренеры. “Илнур көллиятне тәмамлады да, хәзер безнең хезмәткәр. Өч ел әзерләндек. Тренировкалар 3:1 режимында барды, ягъни өч атна әзерләнәбез һәм бер атна ял. Ул безнең хезмәткәр булгач, әллә ни ирек бирмәдек инде, шуңа күрә көндәлек хезмәт дияргә була”, - диде.

Зөлфәт Сөнгатуллов Илнурның әзерлеген югары бәяләде. “Ул барысына да әзер иде. Бу вакыт эчендә аңа бирә алган белемнең, чыныгуның барысын да бирдек дияргә була. Эшләнмә тулысынча җыелган. Вакытка сыешты. Хәзер халыкара экспертлар бәя бирәчәк. Танкның зурлыгына һәм үлчәменә игътибар ителәчәк”, - диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192265/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

Реклама
Реклама
2
X