Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш кыры

Балалар ник урлаша?

Быел җирлегебездә яшүсмерләр тарафыннан 10 урлашу очрагы теркәлгән.

Узган ел Мөслим районында 32 караклык очрагы теркәлгән, шуларның бишесе – балалар катнашында. Супермаркетларда эшләүчеләр киштәдән шоколад яки башка тәм-том урлашучы кечкенә каракларны еш “эләктерә”. Урлашу шаяру түгел, билгеле бер нәтиҗәләргә китерүче хокук бозу төре. – Бала ясаган хата артында һәрвакыт психологик проблемалар, гаилә тәрбиясе, бу өлкәдәге кимчелекләр тора. “Нигә урлашасың?” дип сорагач, балаларның берсе: “Апа, менә урладым һәм тотылмадым. Тагын урлашасы килә. Бу миңа адреналин, азарт бирә”, диде, – ди Ирина Хәйруллина.
Инспектор билгеләп үтүенчә, даими урлашучы яшүсмерләр дә бар икән. Районыбызда биш яшүсмер төрле хокук бозулар буенча исәптә тора. – Әнисе һәм үги әтисе тәрбиясендә яшәүче балалар башкалар йогынтысына ныграк бирелә. Бала алдында абруе булмаса, әтисе аңа йогынты ясый алмый. Шуның өчен әти-әниләр балаларына дус та, сердәш тә булырга тиеш. Бәхетсез гаиләләрдәге балалар гына урлаша, дип әйтмәс идем. Психологик яктан уңышсыз гаиләдә тәрбияләнү күп бәлаләрнең сәбәбе булып тора, – ди Ирина Хәйруллина.

Лилия Шәймиева 

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев