Терлек йөрәгеннән кичке аш
Михайловкада яшәүче Фиалка Хафизова бик тәмле итле ризыклар әзерли. Эре терлек йөрәгеннән телне йотарлык икенче аш рецепты белән бүлешә райондашыбыз.
Кирәкле ингредиентлар: ике эре малның йөрәге, өч- дүрт аш калагы сыек май, өч эре суган, ике эре бәрәңге, өч уртача зурлыктагы кишер, ике баллы борыч, бер эре сарымсак. Тәменчә тоз, йомры борыч, лавр яфрагы. Йөрәк берәү генә булса, яшелчәләрне бераз киметергә кирәк.
Әзерләү тәртибе. Эре малның йөрәген, маеннан аерып, эре шакмаклап турарга. Маен ваграк итеп турыйбыз. Итне юып, саркытып, казанга салабыз һәм ит күмелгәнче су, бераз сыек май өстибез. Кайнап чыккач, туртасын җыеп алырга онытмагыз! Итне пешәр- пешмәс дәрәҗәгә җиткәнче пешерәбез.
Йөрәк ите пешкән арада яшелчәләрне әрчеп, турап куярга кирәк. Бәрәңге, борычны – эре шакмаклап, кишерне – озынча, сарымсакны – вак итеп, помидор, суганны түгәрәкләп турыйбыз. Суганны йөрәк ите пешкән шулпага йомры килеш салабыз. Тоз, йомры борыч, лавр яфрагын тәменчә кушабыз.
Йөрәк итен әзер булыр- булмас сөзеп алабыз. Казанны шулпадан бушатып, яисә икенче казанда йөрәк маен кыздырабыз һәм өстенә пешкән йөрәк итен салабыз. Аннан соң, чиратлап, суган, бәрәңге, кишер, борыч кушабыз һәм, болгаткалап, пешерәбез. Өскә помидор салабыз, бераздан сарымсак сибеп, ризыкны пешереп бетерәбез. Болгатып, өлеш тәлинкәләренә кайнар килеш бүләбез.
Тәмле булсын!
Фото- Фиалка Хафизованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев