Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ташкабактан кетчуп

Кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг. ташкабак, 500 гр. суган, 2 аш кашыгы тоз, 200 грамм шикәр комы, 2-3 кәнәфер һәм лавр яфрагы, 100 гр серкә, 1 чәй кашыгы кызыл борыч, 500 гр. томат пастасы

Тирән кәстрүлгә 1,5 кг. ташкабакны шакмаклап, 500 гр суганны ярымбоҗралап турап салабыз. Өстенә 2 аш кашыгы тоз һәм 200 грамм шикәр комы өстибез. Берничә минуттан яшелчәләр салынган кәстрүлгә 2-3 канәфер һәм лавр яфрагы өстәп утка куябыз һәм якынча ярты сәгать пешерәбез. Уттан алгач, барлык тәмләткечләрне алабыз, вак итеп турап 1 баш сарымсак та өстәргә була. Боларның барысын да блендер аша үткәрәбез. Аннары 100 грамм 9 % серкә, 1 чәй кашыгы кызыл борыч һәм 500 грамм томат пастасы салып, 10 минутка утка куеп алабыз да, стерильләштерелгән банкаларга салабыз.
Тәмле булсын!

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев