Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сырлы аш

“Көнгә бер мәртәбә шулпа эчмәсәң, тамак туймый”, – ди күпләр. Хәзер ашның нинди генә төрләре юк! Метрәй авылында гомер итүче Әлфия Миңнуллина бик тәмле аш рецептын тәкъдим итә. Бу аш Германиядә бик популяр санала.

Кирәкле ингредиентлар: 3 литр су, уртача зурлыктагы бер баш суган, ярты килограмм фарш, ике кап йомшак сыр, 200 грамм шампиньон гөмбәсе, кыздыру өчен үсемлек мае, ярты чәй калагы тоз.

Әзерләү тәртибе. Суганны турыйбыз һәм үсемлек маенда кыздырабыз. Өстенә фарш һәм гөмбәне салып, янәдән кыздырабыз. Кайнап торган суга барлык ингредиентларны салабыз. Кайнап чыккач, өлешләп сырны өстибез. Тагын 5-10 минут тирәсе пешерәбез. Классик рецепт буенча аш бәрәңгесез пешерелә, ләкин бәрәңге салырга да мөмкин. Табынга ашны ваклап туралган укроп һәм яшел суган белән бирәбез. Тәмле булсын!

Фото –  Ә. Миңнуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев