Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Сарымсак белән помидор»

Әлеге искиткеч тәмле ризыкны әзерләү өчен уртача зурлыктагы тыгыз помидорлар алына - дип бүлеште Чулпан Латыпова

Помидорларны яхшылап юып, төпләрен алабыз (кечкенә помидорларның төбен пычак очы белән төртеп тишү дә җитә). Сарымсакны чистартабыз , эрерәк тырнакларны урталай бүләбез. 
Маринад әзерлибез: бер нормага бер литр су, бер аш кашыгы тоз, 200 грамм шикәр комы, ярты стакан 9%  аш серкәсе алына.
Бер яки литр ярымлы банкаларны яхшылап юып стерильләштерәбез.
Стериль банка төбенә 5-6(7-8) тырнак сарымсак салабыз һәм помидорларны тыгызлап тутырабыз. Шуның өстенә әзер, кайнар маринадны салабыз һәм 15 минутка су мунчасына куеп алабыз (банкалар астына тастымал куярга онытмыйбыз). Банкаларны тимер капкач белән ябып , астын өскә әйләндереп, юрган белән төреп  суынганчы тотабыз. Тәмле булсын!

Чулпан Латыпова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев