Пылау рецепты
Пылауны һәркем үзенчә пешерә
– Пылауны яратмаган кеше юктыр. Ләкин һәркем аны үзенчә пешерә.Иң мөһиме - пылау өчен итне жәлләмәскә кирәк.
Ингредиентлар:
1 кг сыер ите һәм шул ук күләмдә суган. Суган күбрәк булган саен, пылау тәмлерәк чыгачак. Чөнки суган белән теләсә нинди ризык сусыл була.
1 кг кишер, 1 кг кызыл дөге, 500 мл көнбагыш мае, 1 кап тәмләткечләр, 2 баш сарымсак, бер аш кашыгы тоз һәм иң мөһиме – чишмә суы.
Итне элпәсеннән чистартып, кечкенә кисәкләргә турыйбыз. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз. Казанга көнбагыш мае салып кыздырабыз, әзерләгән ит белән суганны салабыз.
Кишерне әрчибез һәм саламлап турыйбыз. Ит өстенә салып, болгатабыз, 3-5 минут кыздырабыз. Тәмләткечләр һәм тоз сибәбез.
Яшелчә белән ит өстенә, 2 см чыгып торырлык итеп, кайнаган су агызабыз. Капкачын капламыйча гына 20-25 минут пешерәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз.
Дөгене яхшылап юабыз һәм 15 минутка салкын суга салып куябыз.
Ит белән яшелчә пешеп җитәрәк, дөге өстибез.
Дөге өстенә кайнап торган су агызабыз (су дөге өстеннән 1 см биегрәк булсын). Казанны каплап, 20-25 минут томалап пешерәбез.
Дөге бүрткәннән соң, уртасына әрчелмәгән бер-ике сарымсак башы батырып куярга була. Тагын 5 минут пешергәч сүндереп, бераз томалап торасы. Болгатып тарелкаларга бүләсе генә калды. Телне йотарлык пылау килеп чыкты!
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев