Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Пешергәндә камыры ертылмый!

Варениклар пешерәбез

Кирәкле ингредиентлар
Камыр өчен: 
Он - 400 г
Йомырка - 1 данә
Тоз - 1 чәй калагы
Кайнап торган су - 190 мл
Көнбагыш мае - 3 аш калагы

Эчлек өчен:
Бәрәңге - 500-600 г
Суган - 1 данә
Тоз, борыч - тәменчә

Әзерләү тәртибе:
Онга йомырка, тоз, май салып болгатабыз. Шуңа кайнап торган су өстәп, башта кашык белән, аннан кул белән камыр әвәлибез. Камырны 15-20 минут ял иттерәбез.

Бәрәңгене әрчеп пешерәбез, суын агызабыз. Суганны турап, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм бәрәңгегә өстибез. Тәменчә тоз, борыч салабыз.

Камырны бик юка итмичә генә җәябез, эчлекне салып, варениклар әвәлибез. Кырларын бөрәбез һәм тозлы суда пешерәбез. Үзегез яраткан соус, сметана белән табынга бирәбез.
Тәмле булсын!

Фото – нейросеть

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев