Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ренат Сабитов “Муравейник” торты рецептын тәкъдим итә

Райондашыбыз Ренат Сабитов “Муравейник” торты рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 200 грамм акмай, ике йомырка, 200 грамм шикәр комы, 400 грамм он, бер чәй калагы көпшәкләндергеч.

Крем өчен: 1 банка куертылган сөт (сгущенка), 100 грамм акмай.

Әзерләү тәртибе. Акмай, йомырка һәм шикәр комын тирән савытка салып, яхшылап болгатабыз. Шуңа көпшәкләндергеч белән он кушып камыр ясыйбыз. Камырны 30-40 минутка туңдыргычка куеп торабыз. Аннары камырны вак угыч аша чыгарып духовкада пешерәбез. Пешеп чыккач, суытып, ваклыйбыз. Крем белән камыр валчыкларын бергә кушып, матур итеп тәлинкәгә өябез. Үзегез теләгәнчә бизәргә дә була. Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев