Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Ландыштан – чия вареньесы

Һәркем үзе үстергән бакча нигъмәтләреннән кышка витаминлы кайнатмалар, желелар әзерләү белән мәшгуль. Сезгә Мөслимдә яшәүче Ландыш Солтановадан чия вареньесы рецептын тәкъдим итәбез. “Чия кайнатмасы дерелдәп торганда бик тәмле була”, – ди Ландыш.

Кирәкле ингредиентлар: 2 кг чия, 1,3 кг шикәр комы, 1,5 аш кашыгы желатин.

Әзерләү тәртибе: чияне юып, төшләрен алабыз. Тирән кәстрүлдә чия белән шикәр комын кушып болгатабыз да биш сәгать чамасы өй температурасында тотабыз. Бу вакыт эчендә чиянең суты чыгарга тиеш. Желатинны ярты стакан суга салып, бүрткәнче тотабыз. Чама белән ярты сәгать вакыт үтәчәк. Аннан аны утка утыртып, желатинлы суны кайнарлатабыз. Ләкин кайнатып чыгарырга ярамый. Желатин суда эреп бетәргә тиеш.

Шикәрле чияне кайнатырга куябыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерәбез. Сүндерер вакыт җиткәч, желатин өстибез. Яхшылап болгатабыз һәм газны сүндерәбез.

Кайнатманы, кайнар килеш банкаларга тутырып, калай капкач белән каплыйбыз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев