Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кызыл эремчекле алма пирогы

Алма белән корт бәлеше тәмле килеп чыга, ә аның хуш исе...

Камыр өчен кирәк: 200 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы,2 йомырка, 2-3 аш кашыгы кибет каймагы, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз, 300-350 грамм он (чама белән).

Эчлек өчен кирәк: кызыл эремчек (корт, тура), алма, 20 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Эш барышы: Бәлеш өчен камыр басабыз. Камырга онны акрынлап кушабыз. Майны шакмаклап турыйбыз, шикәр комы салып, май белән бутыйбыз, 4 аш кашыгы он сибеп, валчыклар хасил булганчы уабыз. Ике йомырка, кибет каймагы кушабыз, калган онны һәм көпшәкләндергеч салып, камырны басып бетерәбез. Артык йомшак булса, 4-5 аш кашыгы он өстәргә мөмкин. Камырны ике кисәккә бүлеп, аерым пакетка төреп, ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр «ял» иткәндә, эчлек әзерлибез. Алманы телемләп турыйбыз, шикәр комы, 1-2 аш кашыгы су салып, парландырып пешереп алабыз. Суытырга куябыз. 20 процентлы (100 грамм) кибет каймагына, 2 аш кашыгы шикәр комы кушып, яхшылап туглыйбыз. Миксер кулланырга була. Камырны суыткычтан алып табага җәябез, төбенә кызыл эремчекне (корт) тигезләп салып чыгабыз. Алмаларны тезәбез, өстенә әзер каймаклы катнашманы салабыз. Кызган мичтә пешереп алабыз.

Суынгач, чәй табынына бирәбез.

Гөлчәчәк ФӘТХУЛЛОВА

М.Миңнегулова фотосы

Чыганак: «Атна вакыйгалары» газетасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев