Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кышка салат

Уңган хуҗабикәләр өчен урак өсте: кышкылыкка компот, кайнатма, салат әзерләү чоры. Райондашыбыз Лилия Ильясова кышкылыкка бик тәмле салат рецептын тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 1әр килограмм кәбестә, кишер, татлы борыч, помидор һәм суган, 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 300 грамм үсемлек мае, 5-7 түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, 4-5 лавр яфрагы, 100 грамм аш серкәсе.

Әзерләү тәртибе. Кишерне эре кыргычтан чыгарабыз, кәбестәне озынча итеп турыйбыз һәм тирән кәстрүлгә салабыз. Вак шакмаклап туралган татлы борыч һәм помидор, суганны да шунда кушабыз. Тоз һәм шикәр комын, үсемлек маен, кара борычны, лавр яфрагын салып, барысын бергә 30 минут кайнатабыз. Кайнатканда әледән-әле болгатып алырга кирәк. Сүндерергә 10 минут кала аш серкәсе кушабыз. Салатны алдан чәй содасы белән яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән банкаларга кайнар килеш тутырабыз. Банкаларны җылы урынга каплап куябыз. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 Фото –  Л. Ильясованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев