“Карлы тау” торты
Өйдә пешерелгән торт кибетнекеннән тәмлерәк. Райондашыбыз Рәзилә Хәбибуллина “Карлы тау” исемле торт рецепты белән уртаклашты. Торт кул астындагы ингредиентлардан һәм тиз ясала.
Кирәкле ингредиентлар: 500 грамм турыпочмаклы гади печенье, сөт, кокос валчыгы, крем өчен 200 грамм акмай, 6 эремчекле сыр, 1 стакан шикәр комы, шикәр ширбәте өчен бер кап шоколад кирәк.
Әзерләү тәртибе. Йомшартылган майны, эремчекле сырны, шикәр комын тирән эчле савытка салып, бертөрле йомшак массага әйләнгәнче миксер белән болгатабыз. Печеньеның һәрберсен сөткә манып, пленка җәелган зур савытка бишесен – буйга, өчесен аркылыга тезәбез һәм өстенә крем сылыйбыз. Печенье беткәнче шулай тезәргә һәм крем сыларга кирәк. Калган биш печеньены соңгы катка, уртага өеп куябыз. Полиэтиленны кырыйларыннан күтәреп, өстәге почмакларын кушабыз, ул өчпочмак формасын алырга тиеш.
Шоколадны эретеп, глазурь ясыйбыз. Әзер торт өстенә теләгәнчә шикәр ширбәте агызабыз да суыткычка куябыз. Табынга чыгарыр алдыннан торт өстенә кокос валчыгы сибәбез. Тәмле булсын!
Фото – Р. Хәбибуллинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев