Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Җиләк пирогы

Җиләк-җимешнең тулып пешкән вакыты. Уңган хуҗабикәләр кайнатмасын да, компотын да ясый, җиләк белән төрле камыр ризыклары да пешерәләр. Райондашыбыз – Шуганка авылында яшәүче Римма Хәсәновадан җир җиләге пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 200 грамм акмай, ике йомырка, бер стакан он, 10 грамм (бер кап) көпшәкләндергеч.

Эчлек өчен: 20 процент майлылыктагы 400 грамм каймак, шикәр комы, җир җиләге.

Әзерләү тәртибе: он һәм көпшәкләндергечтән тыш, барлык ингредиентларны да бер савытка салып болгатабыз, аннары он һәм көпшәкләндергеч өстибез дә камыр ясыйбыз. Пирог пешерү табасы яки форманы көнбагыш мае белән майлыйбыз да камырны җәеп салабыз. Табага салгач, камырның ян-якларын сметанникныкы кебек күтәребрәк калдырабыз. Камыр өстенә җир җиләген салабыз да духовкага тыгабыз. 180 градус кайнарлыктагы мичтә пирог якынча 45-50 минут пешә.

Аерым савытта каймак белән шикәр комын болгатып куябыз.

Пирог пешеп чыккач, каймаклы-шикәрле массаны тигез итеп җиләкләр өстенә агызабыз. Пирог әзер! Җир җиләге урынына кура җиләге, карлыган да кулланырга була.

Тәмле булсын!

Фото - Р. Хәсәнованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев