Гөмбәле ит пиццасы
Тугланган йомыркага тоз, чәй содасы, йомшартылган маргарин һәм кефир салып болгатыгыз.
Шул катнашмага он кушып камыр басыгыз да 30 минут җылы урында тотыгыз. Шуннан зур коймаклар ясап, майланган табага салыгыз.
Аерым-аерым кыздырылган ит фаршы белән гөмбәне коймак өстенә тигезләп җәегез. Шуңа вак угычта уылган сыр сибеп, урталай киселгән зәйтүн җимеше белән бизәгез. Кара борыч һәм үсемлек мае сибеп, пиццаны кызу мичтә 20-25 минут пешерегез. Табынга куяр алдыннан петрушка сабаклары белән бизәгез.
Дүрт өлеш өчен: 1,5 стакан он, 1 стакан кефир, 2 йомырка, ярты чәй кашыгы чәй содасы, 50 г маргарин, ярты чәй кашыгы тоз.
Эчлек өчен: 150 г ит фаршы, 150 г гөмбә, 50 г каты сыр, 100 г зәйтүн җимеше, 1 аш кашыгы үсемлек мае, кара борыч, укроп һәм петрушка .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев