Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Миләүшә Хәсәновадан гөбәдия рецепты

Миләүшә Хәсәновадан гөбәдия рецепты.

Бүген гөбәдия пешердем әле. Камыр куйдым: 1 калак чүпрә, чеметем тоз, 1 кадәр песокны стаканга салып болгаттым да, өстенә җылы су агыздым. Бераз күпергәч, табакка ярты литр җылы сөт, 1 кашык песок, тоз, ак май, 1 йомырка, күпергән чүпрәне салып болгаттым да камыр бастым. Камыр 1 сәгатьтә кабарды.

Камырны табага җәйгәч, өстенә катлап түбәндәге ингредиентларны салабыз: 1 нче кат - кызыл эремчек, 2 кат - җимеш, 3 нче кат - дөге, ак май, 4 нче кат - йомырка, 5 нче кат - кызыл эремчек. Өстенә камырны каплап,  чәнечке белән тишкәлибез, 180 градус җылынган духовкада  30 минутлап пешереп алабыз. 

Гөбәдияне алгач, өстен майлыйбыз, суынгач тәмләп чәй эчәбез.

Фото – Миләүшә Хәсәновадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев