Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бананлы торт

Миләүшә Хәсәновадан «Бананлы торт» рецепты

5 йомырканың агын сарысыннан аерам. Сарысына 90 г песок, 180 г он салып болгатам. Йомырканың агын миксер бн күпертәм дә, 90 г песок салып тагын болгатам. Беренче масса белән икенче массаны чамалап кына болгатам. Әзер камырны табага салып духовкада 30 мин пешерәм. Пешкән вакытта духовканы ачып карарга ярамый. 
Камыр пешкәнче ак май (150 г) белән куертылган сөтне (200г) миксер белән болгатып крем әзерлим. Телемләп банан турап куям.

Ярты лимонны кәсәгә сыгам да 3-4 кашык су өстим, песок салып болгатам. Камыр бераз суынгач, пычак яки җеп бн 2-3 өлешкә буләм. Беренче кат камырга калак белән лимон согы сибәм, крем сөртәм һәм банан тезәм. Җиңелчә генә крем сөртәм. Шулай итеп кабатлап менәм. Тортның өстенә торт пешкән таба төбендәге камыр валчыкларын сибәм, 1-2 сәгатькә салкынча урынга куям. Аннан тәмләп чәй эчәбез.

Фото – Миләүшә Хәсәнованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев