Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Баллы торт

Тортны кечкенәләр генә түгел, өлкәннәр дә бик ярата. Чәй янына бирелүче әлеге ризык­ны нинди генә форма­да пешермиләр! Шулай да иң тәмлесе – баллы торт. Халык телендә “ме­довик” дип йөртелүче торт рецептын районда­шыбыз Гөлшат Хәсәнова тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиент­лар: камыр өчен 100 гр ак­май, 1 стакан шикәр комы, 2 аш калагы бал, 2 йомыр­ка, 1 чәй калагы сода, 3 ста­кан он; крем өчен 1 банка куертылган сөт, 80 гр сыер мае кирәк.

Әзерләү тәртибе: акмай, шикәр комы hәм балны бол­гата-болгата парлы кәстрүл өстендә “су мунчасы”нда якынча 8-10 минут чама­сы эретәбез. Аннан, уттан алып, бераз суынгач, 2 йо­мырка, сода салабыз һәм тагын “су мунчасы”нда 3-5 минут болгатып торабыз. Аннары, уттан алып, он ку­шабыз һәм камыр ясыйбыз. Камыр кулга ябыша тор­ган, бераз йомшаграк була. Пергамент кәгазьгә баш­та он сибәбез, аннан ка­мырны дүрт өлешкә бүлеп, бер өлешен шунда сала­быз. Кул белән түгәрәк фор­масында яхшылап җәябез. Җәймәләрне бер-бер артлы 200 градуска кадәр кызган мичтә 8-10 минут пешереп алабыз. Суынган коржлар­ны, тәлинкәгә куеп кисеп, берсе өстенә берсен, крем сылап, тезәбез һәм торт итеп формалаштырабыз. Торт кырларына һәм өстенә крем сылап, кискәннән кал­ган камыр кисәкләрен уып сибәргә була. Кремны өй температурасында эрегән сыер мае белән куертылган сөтне бергә болгатып ясар­га кирәк.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев