Балан бәлеше өчен 5 төрле эчлек - балан катыгы рецепты
Ә сез балан бәлешенең эчлеген ничек ясыйсыз?
1. 0,5 кг баланга ярты стакан шикәр комы салып, пешәргә куябыз. 2 аш кашыгы сыер мае, 3-4 кашык манный ярмасы салып болгатабыз. Куера башлагач сундереп суытабыз.
2. 2 стакан баланга 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан манный ярмасы кушып болгатабыз.
3. 2 стакан баланга 2-3 кашык манный ярмасы, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы кисель салып болгатыгыз.
4. 2 стакан баланга 2 стакан шикәр комы, 1 стакан он салып болгатыгыз, шуңа 2 зур алманы кыргыч аша чыгарып өстәгез дә яхшылап болгатыгыз.
5. Баланны кайнаган суда пешереп алыгыз да сөзеп суытыгыз. Шикәр комы, крахмал яки манный ярмасы (он да ярый) салып болгатыгыз, бер алма турап салыгыз. Табага камырны җәйгәч, камыр өстенә әз генә крахмал сибегез.
Балан катыгына тәм өчен корица яисә 1 чәй калагы кофе, яки 1 чәй калагы бал, йомшак булсынга ак май, куертырга гади он урынына квас оны, арыш оны да салырга була.
Фото - intertat.tatar сайтыннан.
Югалтмас өчен, үз сәхифәгезгә саклап куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев