Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Балык пирогы

Балык пирогын, камыр куеп, ачыга да, төчегә дә пешерәләр. Тиз кулдан пешерә торган рецепты да бар икән. Аны безгә Үрәзмәт авылыннан Алсу Шакирова тәкъдим итә.

– Әлеге пирог бик тиз әзерләнә һәм бик тәмле килеп чыга. Сез дә пешереп карагыз әле.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен 1 стакан кефир, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, ике стакан он, тәменчә тоз. Эчлек өчен бер уч яшел суган, бер банка скумбрия консервасы кирәк.

Әзерләү тәртибе: савытка йомыркаларны сытып салабыз, аңа кефир, он, көнбагыш мае һәм тоз кушабыз. Барысын да яхшылап болгатабыз. Камыр артык куе булмасын. Аның яртысын әкрен генә табага агызабыз, өстенә эчлекне салабыз. Эчлек балык консервасы белән ваклап туралган яшел суганнан тора. Консерваны чәнечке белән ваклыйбыз. Калган камырны эчлек өстенә агызып бетерәбез. Пирогны 180 градус кайнарлыктагы духовкада 35-40 минут пешерәбез. Пирогның камыры әзрәк ката башлау белән, өстен акмай белән майлап куегыз. 

Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев