Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үткәннән бер мизгел

Үткәннән бер мизгел

Үзебезнең Мөслим башлангыч мәктәбе күләмендә генә методик берләшмә утырышы үткәрелде.

Без – яшь укытучылар ачык дәресләр күрсәттек. Остазларыбыз – тәҗрибәле укытучылар Елена Ивановна, Евдокия Романовна һәм Җәмилә апа Шәяхмәтова дәресләребезне карарга керделәр, без яшьләрне өйрәтү максатыннан дәресләребезгә анализ ясадылар. Тәкъдим-фикерләрен әйттеләр, киңәшләрен бирделәр. Соңыннан Җәмилә апа “Укытучыларга белем һәм тәрбия бирүдә балаларга иҗади якын килеп эшләү алымнары” темасына чыгыш ясады. Без остазларыбызга бик рәхмәтле булдык.

Методик берләшмә утырышыннан соң. 1971нче елның 23 сентябре. Фотоны  Мөслимнән Фәнисә Гыйльметдинова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев