Мөслим-информ

Үткәннән бер мизгел

Әнием сөйләве буенча, 50нче елларда Мөслим районының кайбер колхозларында күксагыз үстерү белән шөгыльләнгәннәр. Хәзерге чор кешеләре ул үсемлекне юньләп белмиләрдер дә. Күксагыз – табигый каучук бирүче үсемлек, ул чорда әле ясалма каучук, пластиклар җитештерү юк.

Күксагыз тузганакка охшаган, чәчәкләре дә шундый ук сары, яфраклары да бертөсле. Бары тик үсемлек үзе зуррак һәм тамыры юантык. Ә тамыр эчендә куе сөткә охшаш сыекча һәм табигый каучук җепселләре тупланган. Ул – заманы өчен бик кыйммәтле һәм кирәкле чимал, СССРның самолет һәм машина төзелешендә кулланылган.
Минем әнием Җәннәт Йосыпова Октябрь авылының беренче комсомолы, Рәхмәтулла исемендәге колхозда күксагыз үстерү звеносы җитәкчесе булган. Күксагыз басуы Октябрь авылы янәшәсендәге Калмыя елгасы аръягында була. Сабый чагымда миңа да күксагыз түтәлләре арасында утыргаларга туры килгән. Соңрак, үсә төшкәч, ишек алдында кадаклар кагылып ясалган җиңел тырмаларны күреп, мин әнидән: “Нинди тырмалар соң бу? Алар белән нәрсә эшләп була?” – дип сораганым хәтердә. Әнинең аңлатуынча, күксагыз үстерү бик мәшәкатьле булган. Барлык хезмәт кул көче белән башкарылган. Чүп үләннәрен булдырмас өчен шул җиңел тырмалар белән үсемлекләрне утыртудан башлап эшкәртеп торганнар, уңышны җыеп алу аеруча тырышлык сораган. Бик сак эш итәргә туры килгән, чөнки тамыр әз генә зарарланса да каучук җепселләре юкка чыгарга мөмкин. Бу очракта үсемлек файдасызга әверелгән. 
Күксагыз звеносының эшчәнлегенә игътибар һәм контроль көчле булган, анда эшләүчеләрне сайлап кына алганнар. Аларга тиешле шартлар да тудырырга тырышканнар. Башка колхозчылар ачлы-туклы яшәгәндә, күксагыз үстерүчеләр өчен кырда ашарга әзерләү оештырылган. Шул чорда эшләгән Зөләйхабану әби сөйләгәнчә, звено эшчәннәренең күбесен ярым ач тормыштан күксагыз коткарып калган. 
Звено җитәкчеләрен дә даими укытып, агротехник таләпләр буенча әзерлекләрен тикшереп торганнар. Чөнки, әйткәнемчә, каучук оборона сәнәгате өчен иң кирәкле чималларның берсе булган. Менә шундый хикмәтле үсемлек үстерелгән безнең якларда! 
Рәсемдә: күксагыз үстерү звенолары җитәкчеләре Мөслимдә чираттагы укуда. 1952 нче елның 25 гыйнваре. 
Моряк Йосыпов, ТАССРның атказанган укытучысы. 
Мөслим. 
Фото – Йосыповларның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: