Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Урман иле”ндә – спорт яратучылар

31 июль көнне “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда өченче сменаны ачу тантанасы узды

31 июль көнне “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда өченче сменаны ачу тантанасы узды. Анда район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина катнашты һәм балаларга изге теләкләрен җиткерде.

– Лагерьнең һәр сменасы үзгә профильдә оештырылды. Өченче смена спорт юнәлешендә булачак. Димәк, төп игътибар спорт ярышларына биреләчәк. Ярышларда һәркем актив катнашсын, үз потенциалларын ачсын, рәхәтләнеп ял итсен! Күңелле һәм файдалы яллар сезгә, балалар! – диде Мөслим спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров, нәни спортчыларны сәламләп.

“Урман иле" лагереның өченче сменасында 8 яшьтән 16 яшькәчә 60 бала ял итәчәк. Лагерь үз эшен 25 июльдә башлады. Биредә балалар 11 августка кадәр сәламәтлекләрен ныгытачак. Балаларның вожатыйлары – спортчылар Инсаф Ханов, Марат Исламов, Шамил Мадъяров.

Фото – Мөслим спорт мәктәбе төркеменнән 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев