Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Үр менү җиңел түгел

Милли рухны саклап яшәүче, телебезне киләчәккә алып барырга сәләтле, үз эшенә бирелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары хезмәт куя бездә. Һөнәри бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, мөгаллимнәр компетентлы булуларын исбатлый.

Заманча фикер йөртүче, хәзерге мәгариф концепциясен яхшы белүче иҗади шәхесләр башкача булдыра да алмый.

Шунысы да бар: педагогик бәйгеләр һөнәри үсешкә генә уңай йогынты ясамый, мөгаллимнең эшчәнлегенә дә стимул бирә, укучыларның интеллектуаль яктан камилләшүенә тәэсир итә. Математика укытучысы Дилбәр Фәхртдинова – “Авыл укытучысы” республика конкурсында 2016 елда “Предметка мәхәббәт” номинациясендә һәм 2020 елда “Җиңүгә омтылыш” номинациясендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина 2018 һәм 2023 елларда “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә җиңүче булды. Бу җиңүләр – тынгысыз хезмәт, күпьеллык тәҗрибә, эзләнүләр, йокысыз төннәр нәтиҗәсе. Шунысы мөһим: ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый, камилләшү кирәк.

Күбәк урта мәктәбендә мөгаллимнәр үзүсеш өстендә эшли. Грант отучылар да бар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузилә Гәрәева – “Оста мөгаллим” (2017 ел), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Нәҗмиева һәм математика укытучысы Дилбәр Фәхртдинова – “Өлкән укытучы” (2018 ел), татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Гарифуллина – “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм” гранты (2021 ел) конкурсы җиңүчесе булды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Шәяхмәтова һәм Гөлнар Нәҗмиева 2022 елда ТР халыклары туган телләрен үстерү һәм саклау буенча проектлар конкурсында грант отты. Укытучыларыбызның һәрберсе – үз эшенең остасы. Алар үз казаннарында гына кайнамый, төрле юнәлештә белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр, шуның нәтиҗәсендә уңыш баскычларыннан күтәреләләр.

Соңгы елларда хөкүмәт төрле грантларны гамәлгә куеп бюджет оешмаларына ярдәм итә. Грант отып күп кенә мәктәпләр, бакчалар матди-техник базаларын ныгытты. Күбәк урта мәктәбе дә 2020 елда “ТР муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, мари, удмурт, чуаш, мордва) телләрендә белем бирүнең иң яхшы практикасы” республика конкурсында катнашып, 500 мең сум грант отты. Бу заманча белем һәм тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда уңышлы адым булды. Грант – педагогик компетенциягә ия булган, концептуаль карашларын билгели алучы, хәзерге мәгариф концепциясен яхшы белүче иҗади эшләүче укытучыларның хезмәт нәтиҗәсе.

Грант оту җиңелме? Әлбәттә, бу юнәлештә эшләгәндә укытучыда кызыксыну, максатка омтылу булырга тиеш. Уңышка ирешүнең беренче баскычы шул. Проектның асылын аңлап эш итәсең икән, нәтиҗә дә яхшы була. Проект район һәм республика укытучыларының эшендә кулланырлык итеп ясалса отышлы. Проект кысаларында укытучының татар телендә белем һәм тәрбия буенча эш нәтиҗәләре карала. Җиңүгә ирешү өчен проектларның дәвамлы булуы кирәк.

Грантларда катнашу – үзеңне камилләштерү, тагын бер баскычка күтәрелеп, яңа киңлекләр яулау ул! Һәрбер эш яңа мөмкинлекләр ачарга һәм үсәргә ярдәм итә. Ә укытучы өчен камиллеккә чикләр юк. Уңышка ирешер өчен, эшеңне яратырга кирәк!

Дилбәр Гарифуллина, Гөлнар Нәҗмиева, Күбәк урта мәктәбе укытучылары.

Фото – Дилбәр Гарифуллинаның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев