Укытучыларны роботка алыштырмасыннар
Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы турында уйланулар.
– Быел нинди ел икәнен беләсеңме?
– Тигр елы.
– Юк инде. Татарстанда 2022 ел нинди ел дип игълан ителде?
– Бик беләсең килсә, Татарстанда быел Цифрлаштыру елы бара.
– Менә сиңа мә! Каян табалар диген ул елларга исемнәрне?! Минем аңлавымча, быел цифрлар белән генә эшлибез: кушабыз, алабыз, бүләбез, тапкырлыйбыз һәм... акча саныйбыз!
– Син нәрсә инде?! Цифрлаштыру ул – башка нәрсә. Безгә бернәрсәне дә исәпләп торасы булмаячак, бар исәп-хисап электрон формада барачак. Акчаны да син түгел, махсус банкоматлар исәпли бит.
– “Акча санаганны ярата,” – ди торган иде әбиләр. Ул кәгазь акчаларны күрмәгәнгә инде!.. Бөтен акчаны шул тимер тартмага тутырып бетерделәр дә...
– Быелдан мәктәпләр дә тулаем цифрлаштыруга күчәчәк.
Электрон дәреслекләр, электрон бәяләү, мобиль кушымталар.., аңладыңмы?
– Аңладым да, аңламадым да кебек. Электрон журнал, электрон көндәлеккә күнектек инде. Хәзер мәктәпкә дәреслек тә күтәреп йөрисе булмаячакмы?
– Әйе, кайбер кушымталар хәтта күпме йоклаганыңны, күпме ашаганыңны, ничә сәгать дәрес караганыңны, дәрескә әзерлегеңне дә тикшереп торачак. Алдашып кына кара, шунда ук “детектор лжи” түбәңә шапылдатачак.
– Ә укытучылар? Алар да мобиль кушымтага әйләнмиме соң? Алар безгә үзләре кирәк, укытучыларсыз булмый.
Ике бала арасында баручы әңгәмә уйланырга мәҗбүр итә. Дөньяда яңарыш айлар белән түгел, ә минутлар-секундлар белән бара. Кайберләренә җитешеп тә булмый хәтта, бигрәк тә без – укытучыларга бик авыр бүген. Бер технологияне өйрәнеп, эшләп кенә китәсең, икенчесен китереп “тыгалар”, анысын аңларга өлгермисең, өченчесе “баш калкыта”. Бәлки, бу бик үк дөрес тә түгелдер. Күп кешеләр “күнеккән” белән яшәргә ярата бит. Бик азлар гына, чикерткә кебек, бер чәчәктән икенчесенә сикергәләп йөрүне кулай күрә һәм эш нәтиҗәсе дә “чамалы” гына. Ләкин, ни генә булмасын, кеше заман белән бергә атларга тиеш. Быел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән икән, без бу яңалык белән таныш булырга һәм яңа инновацион технологияләрне өйрәнергә тиеш. Республикабыз башлыгы да шушы фикерне әйтте: “Цифрлаштыру үзмаксат түгел. Бу – беренче чиратта, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның муллыгын һәм керемнәрен арттыру, шулай ук бизнесның көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү мөмкинлеге бирүче инструмент. “Цифрга” күчү өчен алга таба безгә принципиаль рәвештә катлаулырак мәсьәләләргә алынырга кирәк. Бу – мәгариф һәм кадрлар әзерләү системасы өчен дә, шулай ук иске күзаллаулардан һәм стереотиплардан баш тарту, үзгәрешләргә, яңача укырга һәм үз артыңнан башкаларны да ияртү өчен дә җитди чакыру”.
Авыл мәктәпләренең матди базасына тукталасым килә. Авыл мәктәпләренең саны елдан-ел кими. Күп әти-әниләр, район һәм шәһәр мәктәпләренең перспективасы югарырак, мөмкинлекләр күбрәк дип, балаларын база мәктәпләрендә укытырга тырыша. Соңгы елларда авыл мәктәпләрен, балалар бакчаларын республика программалары нигезендә ремонтлау алгы планга куелды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбенә дә капиталь ремонт ясалды, мәктәп кирәкле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителде. Компьютер-ноутбуклар, проектор, музыкаль үзәк, интерактив такта – барысы да бар. Куллан, укыт, белем бир, җырлат, биет, шигырь сөйләт, күңелең ни тели – шуны эшлә! Мәктәп бар. Бина да искиткеч! Ә балалар юк. Югыйсә, өендә интернеты булмаганнарга мәктәптә шөгыльләнү мөмкинлеге дә бар. Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә шулай була инде ул. Цифрлаштыру эшне бераз гадиләштермәсме, дип өметләнәбез. Элекке кебек үк булмаса да, эшләр бераз җиңеләйде бит. Хәтердә: хезмәт хакы килгәч, район үзәгенә барып, акча алу өчен 2-3 сәгать чират көтеп, талаш-сугыштан башлар гөжләп, өйгә кайта идек. Хәзер, Аллага шөкер, айның унбишенче числосы җиткәч, көне-сәгате белән телефонга смс-хәбәр килә. Өйдән дә чыкмыйча, коммуналь хезмәтләргә түлибез, газета-журналларга язылу да җайлы. “Алиса” га әйтсәң, идәнне дә юып-себереп бирә, керне дә кнопкага басып юдыртабыз. Кайчагында “элүчесе дә булсын иде” дип утырабыз. Бик җайлы, бик рәхәт тормышта яшибез, ләкин сәламәтлеккә туймыйбыз.
Терәк-хәрәкәт системасы бик какшады, күзләр начар күрә, йөрәк эшчәнлеге бозыла. Сәбәбе – аз хәрәкәтләнү. Эштә – компьютер каршында, өйгә кайтсак – телефонга капланабыз. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә утыра алмыйбыз, кул кесәдәге телефонны эзли башлый.
Ике ел элек җиһанны биләп алган коронавирус эпидемиясе яшәргә өйрәтте. Онлайн эшләргә өйрәндек. ZOOM (зум), Duo (дуо) платформалары аша дәресләр уздырдык. Фәнни-гамәли онлайн конференцияләрдә катнашып, үзем дә, укучыларым да призлы урыннар алабыз. Бик уңайлы һәм экономияле. Юл чыгымнары өчен түлисе юк. Төрле платформаларда, сайтларда олимпиада биремнәрен үтәп, балаларның белем һәм күнекмәләрен ныгытабыз, диплом, грамоталар алабыз.
Электрон журнал турында да языйм инде. Анысы бер караганда – бик уңайлы, икенче карасаң, “баш бәласе” дип әйтергә була. Вакытында тутырмасаң, вакытында билге төшермәсәң, “калган эшкә кар явып китә”. Тулаем уйланып бетмәгән система әле ул. Электрон көндәлек дигәннәре дә – бер хикмәт! Укытучының дәрестә биргән өй эше белән электрон көндәлектәгесе чагышырга тиеш, чөнки кайбер ата-ана тырнак астыннан кер эзләргә ярата. Бу укытучының бик төгәл булуын таләп итә. Дәрес бит ул, театр түгел, аны пьеса буенча уйнамыйсың, алдан ятлап куеп та булмый. Дәрес барышында яңа идеяләр, яңа уйлар килергә мөмкин, һәр нәрсәнең җае бар. Гөлсем Нәбиуллина әйткәнчә:
“Һәрбер эшнең үз җае бар,
Һәр әйбернең урыны.
Һич белмисең барыр юлны,
Бормалымы... турымы...”
Цифрлаштыру елы нәрсә бирер, ниләр күрсәтер?! Без – укытучыларны гына роботка алыштырмасыннар инде. Дистанцион укуда тере укытучының кадерен белдек бит!
Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш.
Фото - ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев