Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучылар һәм ата-аналар өчен мөһим очрашу

2024 елда Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру максатыннан укучылар һәм ата-аналар белән очрашу уздырылды.

- 1 нче декбрь көнне мәгариф идарәсе тарафыннан Мөслим лицее базасында 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Дәүләт йомгаклау аттестациясе - 2024" исеме астында очрашу үткәрелде. Чарада мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, аның урынбасары Эльвира Әхмәтҗанова 2024  елда имтихан бирүдә булган үзгәрешләр белән таныштырдылар, дәүләт йомгаклау аттестациясенә булган таләпләргә тукталдылар. Узган уку елларында 2 фәннән 100 балл җыйган Шамил Баянов  белән видеоэлемтәгә кереп, имтиханга әзерләнү серләре турында сөйләштеләр, Лиана Исмәгыйлова  укучыларга булган теләкләрен видеоязма аша җиткерде. Лиананың әнисе - Гөлчәчәк Исмәгыйлова әти-әниләргә үзенең киңәшләрен бирде. Чараны мәгариф идарәсе методисты Лениза Галимова файдалы психолог киңәшләр белән тәмамлады, - ди язалар мәгариф идарәсеннән.

Фото - мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев