Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тату сыйныф серләре» бәйгесендә кабат җиңү

Мөслим лицее укучылары Республика конкурсында катнашып 1 урынны яуладылар!

Мөслим лицееның 7б сыйныфы ата-аналар комитеты  «Тату сыйныф серләре» Республика конкурсында катнашты. Бәйге 2016 елдан башлап уздырыла. Сайлап алу мәктәп этабыннан башланды. Муниципаль ярышлардан соң Актанышта узган зона этабында көч сынаштылар. Анда җиңү яулап Чаллы шәһәрендә полуфиналда катнаштылар һәм кабат призлы урын яуладылар һәм финалга юллама алдылар.  Финал Лаеш шәһәрендә уздырылды. Биредә 18 район һәм шәһәр командалары очрашты. Көндәшләр бик әзерлекле һәм көчле иде. Шуңа да карамастан лицей укучылары абсолют беренчелеккә лаек булдылар. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан җиңүче команда составындагы 25 укучыга Кырымның «Ак Барс» лагерена бушка юллама бирелде. Өстәп шунысын да әйтергә кирәк, алдагы уку елында, бәйге шартлары нигезендә, бу елны җиңү яулаган район финалда катнашучыларны үзендә кабул итәчәк. Димәк, безгә кунаклар киләчәк.

Фото – Мөслим лицееннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Без_мөслимлеләр