Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сау бул, мәктәп! (+фоторепортаж)

55 чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, яраткан укытучылары белән саубуллашты.

Районыбызның 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Тантаналы, шатлыклы, шул ук вакытта бераз ямансу да булган чыгарылыш кичәсендә укучылар, ата-аналар, укытучылар һәм кунаклар иң матур теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекләре белән уртаклашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
Беренче булып мәйданга көчле алкышлар астында Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары үтте. Спорт буенча район данын яклаучылар, республикакүләм олимпиада призерлары, төрле бәйгеләрдә җиңгән 11 егет һәм кыз беркайчан да югалып калмый, сынатмый торган укучылар булып мәктәп тарихына кереп калыр. 
Күбәк урта мәктәбен быел нибары 1 укучы тәмамлады.  Михайловка һәм Тат. Бүләр урта мәктәпләрен икешәр укучы иде.
Мөслим лицееның 11 сыйныфында 6 егет һәм 10 кыз укыды. Әлеге сыйныфта укучылар үзидарәсе президенты, район һәм республика олимпиадалары призерлары, яшь армиячеләр, спорт бәйгеләре жиңүчеләре белем алган. Мөслим гимназиясен тәмамлаучы 24 укучы арасында күпсанлы конкурслар, конференцияләр, фән бәйгеләре җиңүчеләре hәм призёрлары бар. 
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 30 июнь санында.

Рәмилә Сәләмова 

Рәмилә Сәләмова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев