Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рус телчеләре киңәшләште

Мөслим лицее базасында рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-практикумы узды.

Мөслим лицее базасында «Рус әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерүнең нәтиҗәле алымнары» темасына рус теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-практикумы узды. Укытучылар рус теле һәм әдәбияты укытучылары Светлана Хаҗиева, Луиза Хәлиуллина, Чулпан Әхмәтшина әзерләгән 6, 9,10 сыйныфларда рус әдәбияты буенча ачык дәресләр карадылар. Светлана Фазыйлованың мастер - классы тәкъдим ителде. Семинар барышында район методик берләшмә җитәкчесе Чулпан Хәйруллина, Яңа Усы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Тонких һәм мәгариф идарәсе методисты Лариса Арсланованың чыгышлары тыңланды.

Фото - мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев