Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рөстәм Миңнеханов район Мәгариф идарәләре башлыкларына яңа машиналар тапшырды

Эш машиналарын муниципалитетларның Мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең җитәкчеләре кабул итеп алды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәткәрләргә 49 яңа LADA Vesta автомобиле ачкычларын тапшырды. Эш машиналарын муниципалитетларның Мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең җитәкчеләре кабул итеп алды. Тантана ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданчыкта узды.

Педагогларның 2017 елда узган август киңәшмәсе кысаларында муниципаль районнарның Мәгариф идарәләренә 49 LADA Largus автомобиле тапшырылган иде. Интенсив файдалану нәтиҗәсендә алар инде үз ресурсларын сарыф итеп бетерде. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика җитәкчелегенә машиналар паркын яңарту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Тантана ахырында ул педагогик хезмәткәрләрне яңа уку елы белән котлады.

«Без бүген үз эшебезнең нәтиҗәләрен күрмибездер, мөгаен. Әмма республикабызның киләчәге – үсеп килүче буын өчен нәрсә дә булса эшли алуыбызда», - дип белдерде Миңнеханов.

Шушы сүзләрдән соң республика җитәкчесе мәгариф һәм фән министрына автомобильләргә символик ачкыч тапшырды.

Мөслим районы идарәсе башлыгы Лилия Хәбибуллина республиканың барлык педагоглары исеменнән бу зур бүләк өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-raion-magarif-idaralare-baslyklaryna-yana-masinalar-tapsyrdy-5875040

Фото - Район матбугат хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев